Фидан белән Гөлсинә Муратовна тарихын белгән санаулы кешеләр арасында Рәйдәнең тормыш иптәше Зөфәр дә бар иде. “Зөфәр белән киңәш итим әле, ул ни әйтер икән” – дип уйлап кайтты Рәйдә. //Язмыш.ру//

— Йөрәгем тартмый, Зөфәр. Син ничек уйлыйсың?

— Мин адвокат түгел бит-, дип көлемсерәп җавап бирде ул,- үзең хәл ит. 

— Ә шулай да.

— Субъектив караш арткы планда булырга тиеш дип уйлыйм мин.

— Зөфәр, ә менә мин Гөлсинә Муратовнаның әтисенең күзләрендәге сагышны әле дә оныта алмыйм. 

— Онытылырлык түгел шул… кызы да үсеп беткәндер инде Гөлсинә Муратовнаның. Ире өйләнмәде микән?

— Ишетәсем дә килми анысы турында, — диде Рәйдә тавышын күтәребрәк. 

— Ярый, ярый, кызма. Аңа да җиңел түгелдер.

Менә шундый инде аның Зөфәре. Кеше турында бер начар уйлый белмәс. Көпә-көндез талап китсәләр дә, димәк, аларга да акча кирәк булгандыр, дип әйтәчәк. Шимбә көн иртән иртүк, балаларын укырга озаткач, икәү авылны урап килергә булдылар.  Рәйдә юл буена, уйламаган җирдән искә килеп төшкән вакыйгалар белән кайнады. Гөлсинә Муратовнаны ул иң беренче тапкыр әбиләрендә күрде. Укулар башланырга әле атна-ун көнләп вакыт бар иде. Әбиләренең капка төбендә ап-ак “Жигули” машинасын күргәч, Рәйдә, суга барган җиреннән, кире борылып, чиләк-көянтәләрен капка артына кертеп куйды да, әбиләренә чапты. Әбиләре белән бер урамда, дүрт йорт аша гына торалар алар. Шуңа күрә ике минут та үтмәде, Рәйдә әбисенең күтәрмәсеннән менеп килә иде инде. “Кемнәр килгән икән ул әбигә?”– дип уйлый-уйлый ишекне ачты. Әбисенең түрендә чәйләп утырган чит кешеләрне күргәч, оялып, кире чыгып йөгерде. Тик шулай да ул әбисе янында утырган бик чибәр кызны һәм “солидный” абзыйны шәйләп өлгерде. Җәйге ялыннан соң эшкә чыккан әнисе төшке ашка кайткач, ул мәктәпкә институт бетереп берничә яш укытучы эшкә җибәрелгәнен, шуларның берсе аның әнисендә, ягни Рәйдәнең әбисендә яшәячәген ишетте.

— Ә мин күрдем аны, вот чибәр, әни!

— Алай булгач, авыл егетләренең йөрәгенә ут сала икән! 

Әнисе: “Кызым, ул югары классларда тарих дәресләре алып барачак, сезнең класс җитәкчегез итеп билгеләнде” — дип тә әйткәч, Рәйдә шатлыгыннан кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды. Хокук бүлегенә укырга керергә әзерләнгән Рәйдәгә, тарих фәнен “алтылыга” үзләштерергә менә кем ярдәм итәчәк! 

Гөлсинә Муратовна бер ел эчендә Рәйдәләр классын ул “кеше” ясады да куйды. Үзе белгәнне аларга бирергә тырышты. Ә талантны ходай аңардан жәлләмәгән иде. Педагоглык сәләтенә кушып, аңа моңлы тавыш, өздереп бию, шахмат уйнау, рәсем ясау һәм тагын башка осталыклар биргән иде. Ә чибәрлек нәрсә! Артистларың бер якта торсын! 

Тора-бара Гөлсинә Муратовнаның ни өчен авыл егетләренә “сер” бирмәгәнлеге ачыкланды. Төзелеш институтын бетереп, башкалада эшли торган егете бар икән. Гөлсинә Муратовнаның ике атнага бер башкалага кайтып йөрүенең дә сәбәбе дә шул, имеш.  Югыйсә, Рәйдәнең дә аны җиңгисе итәсе бик килә. Өйләнмәгән менә дигән абыйсы Радик бар. Институт бетергәч, юллама буенча күрше өлкәгә эшкә иткән абыйсына әллә ничә тапкыр хат язды Гөлсинә Муратовна хакында. Ичмасам, күңел өчен дә: “Ярый, бер ялга кайтырмын”,- дип язмый. Әнә, тракторда эшләүче — абыйсының классташы Фидан, егете бар дип тормый, дегет кебек сыланырга тора аларның Гөлсинә Муратовналарына. Бик исе китер инде аңа укытучы апаларының.

(дәвамы бар)

 

Люция АБЛЕЕВА

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий