«Әниебез биш баласын кочаклап тол калды, җитмәүчелеккә толлык өстәлде» [тормыш]

-- Чулпан

Көн туса тормыштан зарлану яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара бугай инде. Әле бүген дә түләү кәгазьләре тотып чират торганда колакка тоташ аһ-зар агылды, төп сүз һаман шул инде: “Әй, авыр ла бу тормышлар! Яшәргә акча җиткереп булмый!” Олы гына апалар инде, өс-башлары да сәләмә түгел. Мин дә әңгәмәләренә кушылып, аеруча зарланганыннан: //Татарстан яшьләре//

– Апа, сез ничәнче елгы? – дип сорадым.

– 1954нче елгы. Нигә ул?

– Сезнең бала, үсмер чакларыгыз да әллә нинди бай елларга туры килмәгәндер инде, исегезгә төшерегез әле.

Апаларым, көрсенеп, авыр сулап куйдылар.

– Юк, инде, кая ул? Ашарга да, кияргә дә юньле кием юк иде, – диештеләр. Ә миңа шул җитә калды.

– Бүген ашарыгызга да, киярегезгә дә бармы, – дип сорадым. Баш кактылар.

Әйе, шул! Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, өйләребезгә газ, су кергән. Күпләребездә икешәр, өчәр машина. Бар эшебез автоматикага көйләнгән. Затлы мебель белән тулы, күп бүлмәле “хан сарайлары”нда яшибез. Ә үзебез һаман зарланабыз. Бу уңайдан әниебез урынына калган апам сөйләгәннәрне сезгә дә җиткерим әле.

– Сугыштан соңгы еллар иде, – дип сүз башлады апа. – Кечкенә генә келәт кадәр өйдә тугыз җан яшибез. Яшәү тугел, җан асрау инде бу. Әти, әни, әнинең абыйсы, аның тормыш иптәше, без – биш бала. Әтиебез сугыштан соң урын өстендә бик озак ятты. Мантып китә алмады. Кышка яңа туган бәкәйләр, савар өчен сыер да шул өйгә керә, ә почмакта – бозау, чөнки җылы сарайлар юк. Иртән торуыбызга идәнне бәкәйләр чуарлап бетерәләр. Ә инде язга таба өйдә, кәрзиндә каз утырыр иде. Бервакыт казыбыз чыга башлаган бибиләрен ашый торганга әйләнде. Мин шул бәбкәләрне саклап, каз оясын кочаклап йоклый идем. Ашарга да әллә ни юк, кияргә дә… Мин алтынчыда укыган вакыт. Әтиебез урын өстендә, әниебез берәүләргә барып, 2 сумга өй юып йөри. Әтиебезнең безнең белән мәңгелеккә хушлашу көннәре якынайган иде. Әнием килде дә: “Гасыйм, җаным, җибәрәсеңме мине өй юарга?” – дип сорады. Әтиемнең җибәрәсе килмәде. Мин: “Әни, бар, энекәшемә баш киеме булса да алырбыз, әти янында мин бар бит”, – дисәм дә, әни әти яныннан китмәде. Шул көнне әтиебез якты дөньядан өзелде.

Шулай итеп, әниебез 40 яшендә биш баласын кочаклап тол калды, җитмәүчелеккә толлык ачысы да өстәлде. Олы баласы 16 яшьтә, кечесенә биш яшь иде. Ул вакытларның авырлыклары… Көн дими, төн дими мал ашатырга кирәк. Әнигә без дә ияреп баргаладык. Тау башына менеп үлән чабып, тутырылган капчыкны сыртыбызга асып кайтулар, аның авырлыклары… Чанага салып утын ташуларга беләкләр ничек чыдаган дип хәйраннар калып уйлыйбыз хәзер туганнар белән. Мал ашатырга, өй җылытырга кирәк. Ә мал ач булса, без дә ач. Өй салкыны үзәкләргә үтә, җанга төшә. Без күргәннәр – әле баласы гына, чөнки безнең абыебыз (әнинең абыйсы) булды, ул михнәт күрсәтмәскә, авырлыкны өстенә алырга тырышты.

Ә безнең әнкәйләрнең бала-чагы тагын да аянычрак булган бит!

Менә шулай. Бүгенге көннең рәхәтлегенә сөенеп, Аллаһы Тәгаләмә шөкер итмәгән чагым юк. Догаларымны укып илебезгә иминлек, якыннарыма тигезлек, саулык сорап Аллаһыма ялварам. Нинди зарлану? Без оҗмахта яшибез бүген, балакайларым! Кадерләрен белегез!

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА. Азнакай.

Бәйле