«Тиздән мин булмам, хатымны бер кеше укыса, миңа куркыныч булмас»

-- Чулпан

Өч ел элек 24 яшьлек бер егет Интернетта саубуллашу посты яза. Үзенә барлы-юклы бер-ике ай яшәргә калганлыгын белгәннән соң ул үзе төшенгән нәрсәләр турында башкалар белән дә бүлешергә була. //Ялкын//

Аның хаты әле дә актуальлеген югалтмый. Син дә укы әле, ул тормышка башкача карарга ярдәм итәр.

“Тиздән мин булмам инде, әгәр бу хатымны бер генә булса да кеше укыса, миңа алай ук куркыныч булмас”, – дип башлый ул сүзен, – миңа нибары 24 яшь, тик мин әле генә гомеремдәге соңгы галстугымны сатып алдым. Үз җеназам көнне тагармын ахры аны, мөгаен.

Миңа диагноз куйганда инде бик соң, савыгуга бер өмет тә калмаган иде. Шуннан соң мин тормышта нәрсәнең иң мөһим булуын аңладым: син киткәннән соң дөнья аз гына булса да яхшырак булып калсын.

Ә менә мин үземнән соң кала алырдай бер генә яхшы гамәл дә кыла алмадым.

Элек мин юк-бар өчен борчылып йөри идем, тик үземә күпме яшәргә калганын белгәннән соң, ул борчуларның юк нәрсә булуына төшендем. Үземнең шушы кыска гомеремә нинди нәтиҗәләр ясавым турында сөйләп, соң булса да үз тормышыма мәгънә кертергә телим.

Эш турында 

Әгәр эшләгән эшеңнән рәхәтлек алмыйсың икән, эшләмә. Үзеңә ошамаган өлкәдә хезмәт куеп, син беркайчан да уңышка ирешә алмаячаксың.

Башкалар фикере турында 

Әйләнә-тирәңдәге кешеләр фикереннән курку – юләрлек. Курку сине көчсез итә. Әгәр аның белән көрәшмәсәң, синнән бары тышкы кабык кына калуы бар. Күңелеңне тыңла: берәүләр сине акылдан язганлыкта гаепләсә, икенчеләр синдә бөек шәхес күрер.

Җаваплылык турында 

Үз тормышыңны контрольгә ал. Синең белән булган барлык вакыйгаларга үзеңнең җаваплы булуыңны исеңдә тот. Начар гадәтләрне булдыра алган кадәр бетер һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыш. Күңелеңә якын спорт төрен сайла. Иң мөһиме – бер генә нәрсәне дә “аннан соң”га калдырма.

Якыннарың турында 

Кешеләрнең кадерен белергә өйрән. Дуслар һәм туганнар – мәхәббәт, көч, ышаныч чыганыгы. Аларның сиңа берни дә тиеш түгеллеген аңлау да бик кирәк.

Сәламәтлек турында 

Без гомер буе сәламәтлегебез өчен борчылабыз. Тән ул – нибары кабык. Эчендә яхшы кеше утырмаса, аның кирәге юк.

Әлеге ачышларның сезгә дә барып җитүе минем өчен бик мөһим. Вакытның кадерен бик соң аңлаган кешенең сүзләренә аз булса да колак салсагыз иде.

Шулай да артык борчылмыйм: гомеремнең соңгы көннәрен мин аңлап һәм кадерен белеп уздырам. Киләчәктә дөньяны күпме яңа ачышлар көтә, ә мин боларны күрә алмаячакмын – мин шуның өчен генә бераз авырсынам. Ә тагын мин чын күңелдән Сүрия һәм Украинада сугыш тиздән бетәр, дип ышанам.

Һәр кеше сәләтле, аны ачу өчен кайберәүләргә нибары кыюлык кына җитеп бетми.

Әйе, агымга эләккән бер йомычка кебек ул кая акса, шунда агып та яшәп була. Ә сез үз тормышыгызны үзегез язып карагыз!

Үзеңнән соң эз калдыр. Дөнья – мөмкинлекләр мәйданы, тик без монда мәңгелеккә дип килмәдек. Бу гүзәл дөньяда үткәргән вакытыңның кадерен бел, тормышыңны кызыклы һәм файдалы итеп үткәр.

Рәхмәт!”

Бәйле