Алсу һәм Азат Фазлыевлар концертларына кечкенә балалар да килә. Җырчылар аларның да күңелләренә ачкыч таба белү сәләтенә ия ахры. Алсу Фазлыева  Инстаграм битенә түбәндәге видеоны урнаштырып, комментарийлар “бум”ы тудыра. //Tatar today//

“Безгә көн дә кечкенә балаларның безнең җырларны җырлауларын җибәрәләр. Без моның өчен бик шат, балалары бик кечкенә булганнарның әти-әниләре килеп рәхмәт әйтә”, дип язган иде Алсу видео астына. Биредә алар янына бер кызчык килеп, яраткан җырчыларын үбә-коча, мәхәббәтен аңлата. 

Комментарий язган кешеләр Алсуга кыз бала килешә дип белдерә. “Алсу, алга, кыз артыннан!”, “Ләйсән Гыймаевадан калышма”, “Сезгә срочно кыз кирәк” диючеләр Фазлыевлар гаиләсенә ишәергә сәбәп бирерме? 

 

Бәйле