Узган елның июнь башында Казанның Зорге урамындагы йортта яшәүчеләр атна-ун көн чамасы подъездда яман исне сизеп йөри. Ниһаять, “112” телефонына шалтыратучы табыла. //Акчарлак//
 
Җыелып эчү урыны

Полиция 50нче фатирның тимер ишеген кисеп ача. Эчтә бозыла башлаган мәет булу алдан ук икеләнү тудырмый. Зал бүлмәсендә яткан Костя Касыймовның үз үлеме белән вафат булмавы да ачыклана. Тикшеренү нәтиҗәләре 56 яшьлек Касыймовның 13 көн элек ерткычларча кыйнау аркасында җан бирүен күрсәтә.

Мәрхүмнең апасы Галина әйтүенә караганда, Костя балачакта туберкулезлы менингит чире белән авырган, махсус балалар бакчасында тәрбияләнгән, махсус мәктәптә укыган. Озак еллар эретеп ябыштыручы булып эшләгән, татар кызына өйләнеп, уллары һәм кызлары тугач, берничә елдан аерылышкан.

Күргән-белгәннәр Касыймов 4-5 ел элек чамасыз эчә башлады, диләр. Шул эчкечелек дигән зәхмәт аркасында 6нчы разрядлы эретеп ябыштыручы чәчәк кибетенә су ташу, сәүдә оешмалары түбәсеннән кар төшерү кебек эшләр башкарып көн күрә. Берүзе яши.

Әлбәттә, әлеге фатир шешәдәшләрнең җыелып эчү урынына әверелә. Күршеләр шау-шулы мәҗлесләрнең еш булуын әйтә. Бу җәһәттән, озын буйлы, ак чәчле 40 яшьләрдәге бер хатын еш телгә алына. Күршеләр Касыймов белән шул хатынның кул тотышып йөрүләрен, бер түбә астында яшәүләрен сөйли, апасы да энесенең моннан өч-дүрт еллар элек Светлана исемле шул ханым белән торып алуын раслый. 

Үтерүче

Эзләү чаралары, иң әүвәл, Зорге – Гарифҗанов урамнары тирәсендәге сәрхүшләр арасында алып барыла. Чөнки алар бер-берсен яхшы белә, полиция да тормышның төбенә төшкән бу затлар белән таныш була. Ничек кенә булмасын, мәет табылганның икенче көнендә Светлана өскә калка. “Ирекле” тормыш рәвеше алып баручы Светлана барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә. Үтерүченең 53 яшьлек Владимир Дмитриев дигән сукбай икәнен әйтә. Кичке якта анысы да тоткарлана һәм үтерүен танып, күрсәтмә бирә. Кеше җаны кыю турында гади бер вакыйга кебек тыныч сөйли, борчылу, үкенү, кызгану чалымнарын чыраена да чыгармый ул. 

Владимир Чабаксарда өч балалы гаиләдә туып-үсә. Мәктәпне тәмамлау белән “һөҗүм итеп талау” дигән маддә буенча 17 яшьлек малай 5 елга утыртыла. Барлыгы 7 тапкыр хөкем ителеп, 27 ел гомерен тимер рәшәткә артында уздыра ул. Хөкем белән хөкем арасындагы “тәнәфесләре” кайчак нибары 1-2 ай гына тәшкил итә. 

Бары тик беренче тапкыр утырып кайткач кына 4 ел иректә йөри. Шул арада өйләнә, ике кызы туа, ләкин кечкенәсенә бер яшь тулганчы ук кеше талап 3 елга тагын “тегендә” озатыла. Аннан кайту белән кеше үтереп, аның мөлкәтен юк иткән өчен тагын 10 елга ирегеннән мәхрүм ителгәч, хатыны аның белән аерылыша. 

Владимир әлеге 10 елны тутырып кайткач Наталья атлы ханым белән тора, анысының элеккеге ире белән тынышмый алар. Ахыр чиктә көндәшен кыйнап, тагын 2 елга ябып куела. Бу юлы 6 айга иртәрәк азат ителә дә, шартлы хөкеме беткәнче үк куркыныч җинаятьләр эшләп, янә 5 еллык срок ала. 2011 елда гына төрмәдән чыга. Санап үтелгән җинаятьләрнең барысын да Чабаксарда кыла ул. Һәм күрше республикадан чыгып китеп, Казанга килә. 

Әлбәттә, җинаятьчел үткәне белән араны өзү нияте булмый аның. 2013 елда тагын шундый 4 җинаяте фаш ителеп, Лаеш район суды тарафыннан 2 ел да 9 айга өрмәгә утыртыла. Алар Светлана белән шушы хөкем алдыннан танышалар, ләкин дуслашып китәргә өлгермиләр. Владимир колониягә озатылгач, хатын Костя Касыймов белән яшәп ала. Соңрак аерылышсалар да, үзләре сайлаган тормыш рәвеше араларын тәмам өзәргә ирек бирми, ягъни очрашалар, эчәләр, теләсә кайда йөрүче хатын еш кына Константин фатирында кунарга да кала. 

Шулай итеп айлар, еллар уза. Владимир Дмитриев та Казандагы колониядән иреккә чыгарыла. Берничә айдан Светлана белән тагын юллары кисешә – Гарифҗанов урамындагы мохтаҗларга бушлай аш өләшә торган “Добрая столовая”да күрешеп, телефоннарын алмашалар. Шунда Костя Касыймов та таныша көндәше белән.

Светлана исә Владимирга өстенлек бирә. Алар үзләре кебегрәк тормыш алып баручы Абрамов исемле кешенең фатирында, дөресрәге, кухнясында яши башлыйлар. “Яшьләр” торак өчен түләми, бары тик хуҗаны ашатып кына тора. 

Хәвефле төн

30 майда исә Абрамов, кунаклар килә дигән сылтау табып, фатирчыларын куып чыгара. Менә шуннан соң парлы сукбайлар төнгә каршы шул тирәдә генә яшәүче Касыймов фатирына барып кереп, хуҗадан кунып чыгарга рөхсәт сорый. Кулларында ярты шешә аракылары да булгач каршы килми Костя. Әлбәттә, сөйгәненең башка “мужик” белән килеп кереп, бергәләп йокларга ятуы аның өчен җиңел булмагандыр. Һәрхәлдә, аның низаг чыгару сәбәбен шуңа бәйләргә кирәктер. Төне буе бергәләп эчәләр. Иртәнге якта тәмам исергән Касыймов фатир ишеген ачып куеп кычкырырга, тегеләрне куарга тотына. Күрәсең, өендә теләсә нинди явызлыкка барырдай Владимир икәнен дә аңларлык хәлдә булмый.
Анысы бик тиз кабынып китә. Касыймовны юлыннан болгап ыргыта, залда пыяла чәлпәрәмә килгән тавышлар ишетелә. Төрмәче фатир ишеген бикләп куя да, Касыймовның тетмәсен тетәргә керешә, әсәрләнеп, суга, тибә, үкчәсе белән таптый. 

Әйтүләренә караганда, “кунаклар” чыгып киткәндә Касыймов исән була әле, гырлап сулыш ала. Әгәр шулай икән, 56 яшьлек кешенең соңгы минутлары була бу. Димәк, 13 көн буена аның язмышы беркемне дә кызыксындырмаган. Дмитрий өйдән бушаган “фанфурик” шешәләрен җыеп, Костяның таптап изелгән телефонын алып, тимер ишекне бикләп чыга. 

Инде хәзер алар күрше йортта яшәүче 1969 елгы танышлары Смирнов янына барып керә һәм аннан Нагорныйдагы бакча йортында яшәргә рөхсәт сорый. Әшнәләрен борып чыгармый Смирнов, илтеп урнаштыра аларны бакчасына. Светлана хуҗабикә булып шунда кала, Владимир көн саен эшкә дип чыгып китә. Касыймов турында әллә ни сүз куертучы булмый. Шулай да Владимир ачуы килгән чакта Светланага: “Сине дә Костя белән бергә дөмектерәсе калган”, – дип берничә тапкыр әйтә. Бу очракта кансыз бәндәнең төп шаһитны юк итмәве, чыннан да, сәеррәк тоела. 

Соңгы сүз

Әлеге җинаять эшен тикшерү комитетының Идел буе район бүлегенең өлкән тикшерүчесе Р.Мөбәрәкшин алып бара. Владимир Дмитриев үтерүен таный. Аңа аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә авыр зыян ясап, саксызлык белән үтерү дигән рәсми гаепләү белдерелә. Гомерен явызлыкка багышлаган Владимир Дмитриев тагын озак еллар төрмә шулпасын чөмерәчәк әле.

 
 

Бәйле