Алсу һәм Азат Фазлыевлар концертларына кечкенә балалар да килә. Җырчылар аларның да күңелләренә ачкыч таба белү сәләтенә ия ахры. Алсу Фазлыева  Инстаграм битенә түбәндәге видеоны урнаштырып, комментарийлар «бум»ы тудыра. //Tatar today//

«Безгә көн дә кечкенә балаларның безнең җырларны җырлауларын җибәрәләр. Без моның өчен бик шат, балалары бик кечкенә булганнарның әти-әниләре килеп рәхмәт әйтә», дип язган иде Алсу видео астына. Биредә алар янына бер кызчык килеп, яраткан җырчыларын үбә-коча, мәхәббәтен аңлата. 

Комментарий язган кешеләр Алсуга кыз бала килешә дип белдерә. «Алсу, алга, кыз артыннан!», «Ләйсән Гыймаевадан калышма», «Сезгә срочно кыз кирәк» диючеләр Фазлыевлар гаиләсенә ишәергә сәбәп бирерме? 

 

Бәйле