«Сугышта мине үлемнән мәрхүмә әнием генә коткарды» [тормыш хәле]

-- Чулпан

Авылыбызда бер абзый (исемен хәтерләмим) гомере буе: “Сугышта мине үлемнән мәрхүмә әнием генә коткарды”, – дип сөйләп йөргән. Ул болай булган икән. //Tатарстан яшьләре//

Әлеге абзый беренче көннәрдән үк сугышка алынып, күпмедер вакыттан соң каты бәрелештә дошман кулына әсирлеккә эләгә. Әсирләрне барысын да бер барак эченә бикләп куялар да, һәр көнне берәм-берәм алып чыгып аталар икән. Бу абзыйга да чират җитә, иртәгә син дип белгертәләр. Бичара бик нык кайгырып, төне буе керфек какмый уйланып утыра. Таң алдыннан гына йоклап китә дә, сәер төш күрә. Имеш, әллә кайчан үлгән әнисе моның каршына килеп баскан да, күзләрен тутырып малаена карап тора. Абзый елый-елый зарлана башлый. “Әй, әнием, бер дә үләсем килми, яшь бит әле мин, нишлим икән?” – дип сорый. Шунда ана: “И-и, улым, бар да үзеңнән тора, үз урын-җиреңне үзең җыярсың инде, яме”, – ди. Абзый кинәт шалтыр-шолтыр ишек ачылган тавышка сискәнеп уянып китә дә, күргән төшен нәрсәгә юрарга да белми аптырап кала. Ике немец солдаты кереп, моны алып чыгып китәләр. Кулларын артка куйдырып, арттан саклап баралар.

“Ашханә” ролен үти торган бер барак яныннан узып барганда кинәт ишектән ике хатын-кыз йөгерешеп чыгалар да, кәстрүлләр бәрешеп үзара сугышырга тотыналар. Абзыйны алып баручы фрицлар да туктап калып, эчләре катып көлә-көлә әлеге хатыннарга карап тора башлыйлар. Шунда, Ходайның рәхмәте белән, абзыйның башына яхшы уй килә. Ни булса шул булыр ди дә, бөтен көченә якындагы урманга таба йөгерә. Тегеләр исләренә килеп артыннан шарт-шорт ата башлаганда абзыебыз урман эченә кереп киткән була инде. Бер туктамый йөгерә-атлый бара торгач, үзебезнең партизаннар янына килеп чыга ул.

Сугышлар бетеп, авылга исән-имин кайтып, әнисен бер дә догадан калдырмыйча, әлеге абзый тыныч тормышта озак еллар рәхәтләнеп яши әле.

Мәйсәрә ХӘММӘДИЕВА. Чаллы. 

Бәйле