Татарстанда билгесез берәү ике кешене үтереп качкан

-- Лэйсирэ

INTERFAXка үз чыганагы хәбәр итүенчә, фаҗига кичә 17.00 сәгать тирәсендә Яшел Үзән районында булган. Васильево бистәсенең бер урамында 1992 елгы ир-ат һәм 1971 елгы хатын-кыз мәетенә тап булганнар. 

Ике мәетнең дә тәннәрендә тирән яралар бар, алар көрәк белән бәрүдән барлыкка килгән, дип аңлата әлеге чыганак.

Җинаятьче качкан.

Соңрак «Реальное время» хәбәрчесенә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Максим Костромин аңлатканча, җинаятьче көрәк түгел, ә пычак белән хөҗүм иткән. Ул тоткарланган. Бу гамәлен кылганда ул исерек булган диелә. Тикшерү дәвам итә.

Бәйле