Җырчы Дилә Нигъмәтуллина инстаграмга үзенең хоббие турында язган. Тормышындагы җыр һәм сәхнәдән кала үзе өчен бик мөһим саналган тема хакында артист: «Үлеп яратам бу эшне», — ди.
«Концертлардан буш көнне шуның белән шөгыльләнәм. Өйләрне җыештырып, керләрне юып, ашарга пешереп бетергәч, тотынам да… Шул вакытта кунаклар килеп керә гадәттә. Тагын тукталып тора… Шулай итеп … 6нчы ае бара… Шулай да мин өметемне өзмим. Мин барыбер аның ахырына җитәм», — дип уртаклаша тамашачылары белән Дилә.