«Нидер си­зенгән кебек, баламның да дөнья­га туасы килмәде»

-- Лэйсирэ

Әни кеше өчен баласы авыруны күрүдән дә кыен әйбер юк. Балтач районының Салавыч авылында туып үскән Алсу Мөхетдинова, ике яшьлек улы Даниярга ярдәм сорап, ВТ редакциясенә хат юллаган.

– Бәла аяк астында дип белми генә әйтмиләр. Без дә көтеп алынган улыбызның туган көне һәм алдагы тормышы сагыш-сынауга уралыр дип уйламадык. 2016 елның 28 апреле яшь гаиләбез өчен иң куанычлы көн – улыбыз дөньяга килгән көн иде. Тик бәхет “мичкәбез”гә язмыш бу көнне үк кашыклап-кашыклап де­гет салды… Улыбыз бик авырдан туды. Баштан ук тулгакларым сирәк, көчсез булды. Нидер си­зенгән кебек, баламның да дөнья­га туасы килмәде. Соңрак табиблар вакуум-экстракция ысулын кулланып карады. Бер түгел, берничә тапкыр кулландылар. Ярдәм тимәгәч, мине, ни­һаять, ашыгыч рәвештә кесарь кисүенә җибәрделәр. Мең газап белән туган баламның башында шаккаткыч зурлыкта гематома иде. Апгар шкаласы буенча аның хәлен 2 баллык дип билгелә­де­ләр: тугач та сабый кычкырмады гына түгел, хәтта сулый да алмады. Күп кан йоткан, хәле бик авыр дип улымны ДРКБга җи­бәрделәр. Үземнең дә хәлем бик мөшкел иде. 2 атнадан соң гына көчкә аякка бас­тым.

Табиблар улыбызның авыру бала булачагын алдан ук ки­сәттеләр. Алар фикеренчә, сабыйга зыян вакуум ысулын кулланганда килгән. Сагышлы хәбәр бә­гырьне телде, тик бирешәсе кил­мәде, чөнки безнең очракта савыгуга өмет бар иде. 4 айга кадәр балада тайпылышлар сизелмәде, көчле тонус кына бар иде. Ә 1 яшьтә “ДЦП, спастический тетрапарез тяжелой степени, дубль-атетоз, отставание в развитии высших корковых функций, эпи-активность” дигән катлаулы диагноз куйдылар. Улыбызда тайпылышлар сизелә башлауга, гаи­ләбез белән мөмкин­челе­гебездән чыгып төрле массаж, ЛФК, массажга, бассейнга, остеопатларга йөртә башладык. Казандагы “Беренче адымнар”, “Логос”, “Атлант” кебек тернәкләндерү үзәкләрендә булдык. Мондый дәвалануларның күбесен һәр 2-3 ай саен кабатлап торырга кирәк, ә бәяләр бик югары (1 тапкыр массаж ясату уртача 1300 сум, ЛФК – 1000, бассейн 800 сум). Чиләбедә яшәүче энәләр кадап дәвалаучы табибка 4 ай саен дәваланырга барабыз. Бәясе – 38 мең сум. Шуңа өстәп төрле белгечләрнең консультацияләре кирәк. Бушка дәвалану мөм­кинлекләрен дә калдырмыйбыз. ДРКБда hәм 8 нче номерлы балалар хастаханәcендә берничә дәвалану курсы алдык. Өй шартларында физкультура ясату өчен махсус җайланмалар сатып алабыз. Дөресен әйткәндә, безнең бар хезмәт хакы, ике як әби-ба­бай­ларының пенсиясе, үзенең пенсиясе тулаем бу дәвалануларга һәм юлга тотылып бетеп бара.

Тиздән Даниярга, Алла боерса, 2 яшь тула. Тик бүген ул утырмый, йөрми, шуышмый, сөй­ләшми, вак моторика үсеше артка кала, кулына әйберләр тота алмый, гәүдә авырлыгы җитми, начар ашый, сыек азык кына йота ала. Шундый авырлыклар белән очрашкач, сә­ла­мәтлекнең, бала­ның кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. Кеч­кенә генә өметкә дә ябышып яшисең. Диагнозы катлаулы булса да, Да­ни­ярның интеллекты сакланган, эмоциональ үсеш күзәтелә. Ул якыннарын таный, елмая, үз телендә сөйләшә, хәрәкәтләнергә тырыша. Дәва­ланулар үткәннән соң бармакларын үзе ачып яба башлады, яткан җирдән әкренләп тәгәри, аякка бастырып карасаң, гәүдәсен тотарга, алга атларга тырыша. Табиблар, өмет бар, диләр, тик бала белән даими рәвештә бик күп эшләргә кирәк. Ни кызганыч, безнең диагноз белән Россиядә тиешле дәрәҗәдә дәвалану алып булмый.

Бүгенге көндә Чехиянең Янские Лазни шәһәрендә урнашкан “Весна” санаторие махсус безнең төр диагноз куелган балаларны дәвалау белән шөгыльләнә. Лә­кин дәвалану бәясе 300 мең 659 сум тора. Бу бәяне безнең гаи­ләбез генә күтәрә алмый. Шуңа күрә без битараф булмаган, олы җанлы, киң күңелле кешеләрдән ярдәм сорыйбыз! Зинһар, безнең улыбызга савыгырга булышыгыз! Тамчыдан күл җыела, ди халык. Зинһар, Даниярга аякка басарга ярдәм итегез!

Мөхетдинова Алсу Мөдәррис кызы исемендәге Саклык банкы картасы:

4276620045180357

Яндекс деньги: 410016553291076
Телефон номеры: 89178654389

Бәйле