Әлмәттә балалар бакчасында каравылчыны яралап, ут төртәләр [фото]

-- Лэйсирэ

Янгын Радищев урамында урнашкан ике катлы бинада килеп чыккан. Билгесез ир-ат пычак белән тәрәзәне ватып кереп каравылчы хатын-кызга ташлана, аны яралый, аннары бакчага ут төртә. 60 яшьлек ханымны хастаханәгә салалар, дип яза Татар-информ.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ут төртүче ир-атны “кайнар эздән”, балалар бакчасына куелган видеокүзәтү камерасы ярдәмендә тоткарлаган.

Билгеле булганча, янгын вакытында бакчада янгын сүндерү һәм хәбәр бирүнең автоматлаштырылган системасы эшләгән. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиткән.

 

Бәйле