Казанда тәрбияче дүрт яшьлек баланы ачкыч бәйләме белән кыйный

-- Лэйсирэ

Казанның Вахитов районында 283 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе 42 яшьлек Гөлнара Әлмөхәммәтова ачкыч бәйләмнәре белән 4 яшьлек малайны кыйнаган. Ул балигъ булмаган балага үтерү белән янап, законсыз рәвештә иреген чикләүдә гаепләнә.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Татар-информ язуынча, Вахитов районы буенча тикшерү бүлегендә тәрбиячегә карата тикшерү тәмамланган. Ул РФ Җинаять кодексының 156 нчы маддәсе (белем бирү оешмасының педагогик хезмәткәренең балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларны тиешенчә үтәмәве), 119 нчы маддәнең 1 нче часте (үтерү белән янау), 127 нче маддәнең 2 нче часте “д” пункты (балигъ булмаган үсмернең законсыз рәвештә иреген чикләү) буенча җинаятьләр кылуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 24 ноябрендә Әлмөхәммәтова өлкән төркем балаларын йокларга сала. Әмма балаларның берсе — 4 яшьлек малай үзе дә йокламый, башкаларга да комачаулый. Тәрбияче моның өчен баланың ботларын, арт санын куллары белән чәбәкли, аннары бу әз кебек тоелгач, ачкыч бәйләме һәм тапочка белән суга. Бу гына да җитмәгән кебек булгач, йөзен мендәр белән каплап, 5 секунд тирәсе шулай каплап тота. Аннары тәрбияче баланы аяк-кулларыннан тотып, йокы бүлмәсеннән алып чыгып, эш кабинетында бикләп куя.

Баланы бакчадан алгач, ата-анасы аның үз-үзен сәер тотуын сизеп ала, бала аннары бакчадагы хәлләрне әти-әнисенә сөйләп бирә. Суд психологик-психиатрия экспертлары бәяләмәсе буенча, балага җитди психологик травма китерелгән.

Әлмөхәммәтова үзе мәгълүмат бирүдән баш тарткан. Җинаять эше судка тапшырылган.

Бәйле