Җиңү Парадын смартфоннан да карап булачак [сылтама]

-- Чулпан

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган чараларны смартфоннан яки компьютердан күзәтеп булачак. //ТНВ//

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе ел саен вакыйга урыныннан трансляция ясый. Әмма быел барысын да үз күзләрегез белән күрергә мөмкин. Бу хакта ТНВ каналының баш режиссеры Алмаз Әкбәров сөйләде.

“Без — техник яктан планетадан да алда баручы канал буларак, Татарстанда беренчеләрдән булып Җиңү Парадын 360 градуслы панорамалы форматта күрсәтергә булдык.

360 градуслы камерада дүрт яклап төшерә торган 4 объектив тора. Техника эчендә компьтер урнашкан, ул шушы 4 видеоны бергә туплый. Бу – панорамалы видео. Беренче тапкыр камера “Үткәннәр сагындыра” концертында сыналды. Җиңү Парадында телефон экранына бармак белән кагылып, президентны гына түгел, аның яныннан узып баручы солдатларны да күреп булачак.

360 градуслы форматтагы видео көннән-көн популярлаша. Җиңү Парадын карау өчен сылтама

(https://www.youtube.com/watch?v=dgkBdnXeO2U) буенча керергә кирәк. Телефонга виртуаль күзлек көйләп, чараны шулай карарга мөмкин. Моннан тыш, бәйрәмне компьютердан да күзәтеп булачак.

Камера гади тамашачы керә алмый торган урында торачак. Бу — президентның сул ягы һәм гаскәрләр узачак аралык. Техник яктан ул урынга камера кую мөмкин түгел. Ә безнең камера ярдәмендә бер мизгел эчендә әйләнә-тирәдә барган вакыйганы күзәтеп булачак.

Үлемсез полкта исә камера колонна алдында барачак машинага куелачак. Җиңү Парадын 9:30-11:00 сәгатьтә, Үлемсез полкны 15-16 сәгатьтә карап булачак”, — дип белдерде баш режиссер Алмаз Әкбәров

Бәйле