Фирдүс Тямаев балалар өчен чәчтарашханә ача [видео]

-- Лэйсирэ

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев олы улы Раянның чәч алуын видеога төшереп, интернетчыларга күрсәтте. «Балалар өчен чәчтарашханә ачтым, чәч алам. Бушка», дип көлә җырчы.

Исегезгә төшерәбез, 30 апрель көнне Фирдүс белән Резеда гаиләсендә икенче сабыйлары туды. Аңа Кәрим дип исем куштылар. Уллары Раян хәзер абый «статусына» ия булды.

Татар-тудейның “Раян белән Кәримгә иптәшкә бер кыз да алып кайтырга уйлыйсызмы соң?” дигән соравына җырчы: “Гаиләдә биш бала булса, шәп инде” дип җавап кайтарган иде.

Бәйле