Гөлназ Сәфәрова популярлыгы турында: Туйганчы йоклаганым да юк

-- Лэйсирэ

Татар радиосы”, “ТМТВ” каналы алып баручысы Гөлназ Сәфәрованы ишетмәгән, белмәгән, танымаган кеше юктыр. Радионы кабызсаң — Гөлназ, телевизор каршына утырсаң — ул, концерт карасаң да, алып баручы — Сәфәрова! Ничек өлгерәдер?!

Әле чараларның сценарийларын да үзе яза, проектлар уйлап таба… Күптән түгел “ТНВ”да эфирга чыккан “Мин” тапшыруын да Гөлназ алып бара. Артык популяр булу, танулары кайчак комачаулый да икән.

— Берсендә ЮХИДИ хезмәткәре туктатты. “Сез бит Сәфәрова!” — ди. Таныды бу. Җибәрер, бәлки, дим эчтән генә, — ди Гөлназ көлеп. — “Әйе, мин”, — дим. “Беләсезме! Сез — иң яратмаган алып баручым”, — диде дә штраф язды. Шулай да була!

Очрашып сөйләшү өчен, Гөлназның “Дуслык күпере” фестивале белән Русияне аркылыга-буйга йөреп кайтканын көттем. Эшләп тә күрсәтә, ичмасам! Гаиләсен генә бераз кызгандым…

— Эшләрең күп… Ничек өлгерәсең?

— Соңгы ярты елда шактый чакырулардан баш тарта башладым. “Сольный” концертларга сценарийлар язып бирүемне сорыйлар. Аңа һич вакытым калмый. Зинһар, ачуланмасыннар. Хәзер зур проектлар белән генә эшлим. Дөресен әйткәндә, туйганчы йоклаганым да юк. Менә 13 көн рәттән чит төбәкләрдә концерт алып бардым, Казанга кайткач, тагын тезелеп китте… Әле бит шәхси чараларым да бар: туй-мәҗлесләр, оешма юбилейлары…

13 көн йөреп, төнлә арып-талып кайткач, йокларга яттым. Күз генә йомган кебек идем, инде таң аткан. Иртүк улым Айдан өстемә менеп утырды. “Әни, син торасыңдыр бит?” — ди. Шулхәтле арыганмын. “Улым, берәр нәрсә җылытып ашамассыңмы?” — дим. Әкрен генә торып, аш бүлмәсенә чыгып китте. 6 яшьлек сабый әнисен берәр сәгать күбрәк йоклатыр өчен, йомырка пешереп ашады…

— Ялсыз да булмый бит. Аны ничегрәк оештырасың?

— Ел саен диңгезгә барырга тырышам. Иң яхшы дәва шул. Тән дә, баш та ял итә, иммунитет ныгый. Бакчаны бик яратам. Мунча өчен үлеп китәм. Аны озаклап, шартын китереп керәм: үлән төнәтмәләре, чәчкә тегесен-монысын сөртү, дисеңме… Рәхәтләнеп чабынам. Шунда бөтен арыганлык бетә. Яңадан туган кебек чыгам. Эш күп булса да, арытса да, зарланасым килми. Эшсез бер көн тора алмыйм. Шул темпка ияләшкәнмен. Олыгайгач, ял итәрбез әле. Әлегә энергия, көч бар! Алга!

Лилия Йосыпова, Ирек мәйданы

Бәйле