Әнвәр Нургалиев: “Мыскыл ителгән вакытлар да булды”

-- Лэйсирэ

Социаль челтәрдә утыручылар популяр җырчы Әнвәр Нургалиевны сүккәннәр. Бу хәлләрне ишеткәч, Акчарлак хәбәрчесе Габдерәхим Башкортстанның Миякә районындагы концертын тәмамлап чыккан җырчының үзенә шалтырата.

– Әнвәр, “Инстаграм”да сине сүккәннәр икән?..

– Тәнкыйть булырга тиеш, әмма ул дөрес, тәрбияли торган булсын иде. Кешене пычракка батыра торган түгел.

– Сине пычракка батырдылармы?

– Бөтенесен сөйләп тормыйм инде… “Әнвәр фонограммага җырлый икән, моңы да, тавышы да юк. Бер бардым, бүтән бармыйм”, – шундый сүзләр язганнар. Боларны, гадәттә, хатын-кыз яза. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Белмичә, кеше турында фикер тудырырга да ярамый. Узган ел концертымда ике-өч фонограмма булды. Быел андый нәрсә юк. Башкортстанда биш-алты җирдә икешәр концерт бирдек. Тавыш арыган вакытлар да була бит.

– Тавышыңны саклый алырсыңмы соң? Бүген генә түгел, киләчәк тә бар бит әле.

– Шөкер, тавыш операторым яхшы. Әлегә шулай барса, әйбәт.

– Тамагыңны тикшерә торган таныш табибларың бармы?

– Үземнең лор-табибым бар. Уфага кайтуга аңа күренәм. Тамагымдагы җепселләр шешкән була, дарулар кабул итәм. Җырлаганда бит кычкырып җырларга туры килә.

– Концерттан соң нәрсәләр эчәсең?

– Җылы сөт, чәй. Тавыш өчен иң әйбәте – җылы су.

– Җырчылар концерт барышында коньяк эчеп куя. Син бу хәлгә ничек карыйсың?

– Коньякны иң ахыр чиктә генә эчәргә була. Кайнар чәйгә салып, әз генә. Шаляпиннар да кулланган аны. Әмма бу вакытлыча гына күренеш, тавыш барыбер арый.

– Бер фотода син хастаханәдә, табиблар арасында…

– Салкын тиде. Грипп, температура, кан басымы төшкәч, әзрәк система алдым. Алты-җиде концертта авырган килеш чыгыш ясадым.

– Грипп белән җырлау куркыныч түгелме?

– Яки тавышсыз, яки колаксыз каласың. Грипп ул бик куркыныч әйбер. Мине Аллаһы Тәгалә саклады.

– Әнвәр, үзеңнең кешене тиргәгәнең бармы?

– Бар. Төркемдәгеләрнең дә гел башыннан гына сыйпап торып булмый. Кирәк икән, тиргәп тә алам. Әмма сәбәпсез, тиктомалдан түгел: соңга калсалар, үз эшләрен дөрес башкармасалар, алып баручы дөрес игълан итмәсә, утны дөрес куймасалар…

– Йолдыз чире башланмадымы әле синдә? Аны бит үзең дә сизмәскә мөмкинсең?

– Инде 50нче яшьне куам. Сәхнәгә бүген генә чыкмадым. Елыйсы килгән, югалып калган, мыскыл ителгән вакытлар да булды, сүз дә юк.

– Ничек мыскыл иттеләр?

– “Син бит академия бетердең, нигә концертларыңа кеше йөрми?” – дип тә әйткәннәре булды. Йолдыз чире – ул тар карашлы кешенең эше. Гомернең үз мизгелләре бар: яздан соң җәе, җәйдән соң көзе җитә. Аякны күтәрсәң дә, барыбер җиргә төшерергә кирәк. Андый кешеләрне күргәнем бар, сөйләшүләре үк икенче, аларга аптырамыйм.

– Башкортстанда хәзер төндер инде. Йокларга ятар алдыннан теләкләр телисеңме?

– Һәрвакыт. Әти-әниемә, гаиләмә, балаларыма, үземә, дусларыма, туганнарыма иң изге теләкләр телим. Шуннан соң юлдан чыккан кешеләрне Аллаһы Тәгалә урынына утыртсын, ялгышканнарын дөрес юлга бастырсын дип телим.

Бәйле