«Зәңгәр» татар егете Гадел: Казанда гейларга үзләрен белдерми яшәү хәерлерәк» [әңгәмә]

-- Лэйсирэ

һомофобия күренеше Казанда да көчле. Казанда туып-үскән Гадел Җәббаров үз башыннан узган мыскыллаулар, кыйналуы хакында Азатлыкка сөйләгән. Аның фикеренчә, һомофобия күренеше дәүләтнең гей пропаганда канунын кабул итүе белән чәчәк ата башлаган.

Гадел Җәббаровка 24 яшь, хәзер ул Болгарстанда яши, еш кына туган шәһәре Казанга кайткалый. Соңгы кайтканда аны күршесе кыйнаган, әмма ул полициягә мөрәҗәгать итүдән курыккан. Гадел Азатлык хәбәрчесе Римма Әбдрәшитовага Казанда борчуга дучар булуы, агрессив кешеләрнең артуы хакында сөйли.

– Гадел, син үзеңнең гей икәнеңне кайчан аңладың?

– Мин Казанда тудым, Мәскәүдә югары икътисад мәктәбендә юриспруденция белгечлегенә укыдым. Хәзер Болгарстанда журналист белемен үзләштерәм. Казанга еш кайтып йөрим, чөнки әти-әнием, бертуганнарым анда яши. Академик ялым булды, берничә ай туган шәһәремдә торып килдем. Әле укуымны дәвам итәм.

Һомосексуалист икәнемне 8-9 яшемдә тоемлый башлаганмындыр, әлбәттә ул вакытта мин аның ни икәнен аңламаганмын. Үсә төшкәч мәктәптә үземнең гей икәнемне аңладым. Башта курыктым, үземне алай итеп кабул итмәдем, ни дисәң дә, мөселман гаиләсендә тәрбияләндем мин.

Казанда мохит башкачарак. Үземне битәрли идем, психологик яктан бик авыр булды. Аннары мин АКШка бер елга укырга киттем, анда бөтенләй икенче мохит, кешеләр гейларга толерант, анда бер-берсен яраткан кызлар да, гейлар да яшеренми, аларга карата да гадәти караш, алар шундый ук кешеләр икән бит, оялмыйлар, кыенсынмыйлар. Менә шуларны күреп үземә карата да мөнәсәбәт үзгәрде. Мин дә гап-гади кеше, бары тик сексуаль ориентациям генә башка икәнен аңладым.

– Бу хакта әти-әниең, туганнарың беләме?

– Мәктәптә укыган чакта бу хакта берсенә дә әйтмәдем, яшердем, тискәре кабул ителәчәге билгеле иде. Әмма балигъ булгач, әниемә барысын да сөйләдем. Әтигә дә аңлаттым. Энем белән сеңлем дә белә. Мин ачыктан-ачык сөйләү яклы, миндә менә шундый үзенчәлек бар, мин аннан оялмыйм дигән принцип белән яшим.

Туганнарның кабул итү-итмәве аларның ихтиярында иде. Дөрес, әни башта бик авыр кабул итте, елады, әтинең миңа ачуы бик каты иде. Әмма вакыт узу белән барысы да үз урынына кайтты, минем үзенчәлекле булуымны кабул иттеләр. Мин аларның яраткан, якын иткән уллары, абыйлары булып калам бит. Әти-әнигә рәхмәтлемен, алар минем бәхетле булуымны тели. Әмма без бу теманы читләтеп узарга тырышабыз, сөйләшмибез.

Әби әлегәчә белми, аңа әйтүне кирәк дип тапмыйбыз. Ул иске караштагы кеше, артык борчылыр, йөрәгенә якын алыр дип аңа бу хакта сөйләмәдек. Туганнар кайчан өйләнәсең инде, йөргән кызың белән таныштыр дип йөдәтмиләр, шәхси тормышка тыкшыну гадәте юк.

– Син ачыктан-ачык үзеңнең сексуаль ориентацияң хакында әйтү яклы, әмма Русиядә һомофобия күренеше дә юк түгел. Үзеңә артык игътибар җәлеп итәрсең дип курыкмыйсыңмы?

– Кешенең сексуаль ориентациясе аңа булган мөнәсәбәтне үзгәртергә тиеш түгел. Мин ачык булу яклы, ник мин аны яшерергә тиеш? Дусларым минем хакта белә, Мәскәүдә дә, Болгарстанда да миңа рәхәт. Мәскәү – зур шәһәр, минем кебекләр күп, әйе, аларны да кыйнарга мөмкиннәр. Берничә ел элек Мәскәүдә үземне дә тиктомалдан башта сүктеләр, аннары кыйнадылар. Тик башкалада барыбер күп кеше арасында югалып эрергә мөмкин. Анда минем тирәмдә толерант кешеләр тупланды, имин клубларга йөрерлек мөмкинлек бар.

– Ә Казанда?

– Мин башка егетләрдән аермалы нәзәкатьлерәк киенәмдер, үз-үземне карыйм, тәрбиялим. Минемчә, бу гадәти күренеш, һәр кеше пөхтәлеккә омтылырга тиеш. Бу барыбер башкаларның игътибарын җәлеп итә. Мәскәүдә дә тискәре карашлар сизгәнем бар, әмма еш түгел.

Казанда исә җәмәгать транспортында тыныч йөреп булмый, сөзеп карыйлар, хәтта көләләр, мыскыл итүгә дә җитә. Туган шәһәрем булса да, үземне авыр хис итәм, сәламәтлегемә, гомеремә куркыныч янау хисе белән яшим. Күршем мине кыйнады. Имеш, аңа минем ни рәвешле ишек ябуым ошамый. Әмма бу сәбәп кенә, чынында ул – һомофоб, мине күптән күзәткәнен сиздем. Күршеләр дә үзара минем хакта сөйләшкәнен ишетә идем. Үтеп китүем була, пыш-пыш киләләр, кайчак сүгенеп, кайчак көлеп сөйләшеп калалар иде. Бик ямьсез, күңелсез күренеш. Җәмәгать транспортында агрессив кешеләрне күрсәм, минем тукталыш булмаса да, алданрак төшеп калган очраклар булды. Ни өчендер, кешеләр үзләренең миңа карата мөнәсәбәтен ачык күрсәтергә кирәк дип саный.

– Күрешең кыйнаганнан соң полициягә мөрәҗәгать иттеңме?

– Юк, итмәдем, чөнки анда миңа ярдәм итүләренә ышанмыйм, киресенчә, аларның капкынына эләгергә куркам. Мине якларлык түгел алар, миңа басым ясарга мөмкиннәр. Адар да мыскыл итәргә мөмкин. Бу хакта күп укыганым, ишеткәнем бар.

Казанда һомофоблар тарафыннан кыерсытулар булса, кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнен белмим. Русиядә андый иҗтимагый оешмалар булса да, һомосексуализм пропагандасына каршы канун кабул ителгәч, алар тулы көчкә эшләми. Аларны пропаганда алып бара дип гаепләп утыртырга да мөмкиннәр. «Парни +» порталы эшли иде, аны Роскомнадзор япты, гәрчә анда ВИЧ профилактикасы хакында да, кыерсытылу очраклары булса да, нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында файдалы киңәшләр бар иде.

Беләсезме, миңа карата тискәре мөнәсәбәт ни өчен булганын аңлый алмыйм. Үпкә хисе били. Мин бит башкаларга зыян китермим, белем алам, илемә файда китерәсем килә, кешеләргә ачыкмын, аларга җылы мөнәсәбәттәмен, кемгә дә зыян китермим. Ник миңа шундый караш? Мин моңа хәзер игътибар итмәскә тырышам, әмма агрессив караш, мөнәсәбәт тә бар бит. Менә анысына игътибар итмичә мөмкин түгел, куркыта. Мин низаг килеп чыкмасын өчен тизрәк ул урыннан китәргә, андый кешеләрдән ерагаерга тырышам.

Казандагы гейлар белән аралашам, алар эштә үз сексуаль ориентацияләрен яшерә, бу уңайсызлыклар тудырырга мөмкин, хезмәттәшләрнең мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкин дип сөйлиләр. Мәскәүдә андый хәлләр сирәгрәк. Казанда качып яшәү хәерлерәк.

Минемчә, мәктәпләрдә махсус дәресләр булырга тиеш, балалар башка төрле ориентациялеләрнең дә шундый ук кешеләр икәнен аңлап, белеп үсәргә тиеш.

Һәр кешенең хокукы якланырга тиеш. Ул мыскыл ителергә тиеш түгел. Кайчан без бу дәрәҗәгә җитәрбез – белмим. Әмма моңа без кечкенә адымнар белән барырга тиеш.

Бәйле