Казанда 13 яшьлек кызны мәсхәрәләгән ир-атны тоткарлыйлар

-- Лэйсирэ

Казанда 13 яшьлек кызга карата азгынлык гамәлләре кылган ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аңарчы, 8 майда Серов урамындагы торак йорт лифтында билгесез ир-ат 13 яшьлек укучы кызны мәсхәрә итүе турында хәбәр ителде.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, җинаятьче кызның мәктәптән кайтуын көтеп торган, лифтка аның белән бергә кергән. Ул балага карата бозыклык гамәлләре кылган. Укучы курыккан һәм кычкырып җинаятьчене куркыткан.
Полиция хезмәткәрләре өч көн дәвамында видеокүзәтү камераларын өйрәнгән һәм дистәләгән шаһитны сораштырган. Эзләү чараларын уңышлы оештыру нәтиҗәсендә шикләнелә торган затның шәхесе ачыкланган. 29 яшьлек казанлы тоткарланган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, бу фактка карата “Азгынлык гамәлләре” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тоткарланган ир-аттан сорау алалар. Аңа карата җәза сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Бәйле