Казанда 13 яшьлек кызны мәсхәрәләгән ир-атны эзлиләр [фото]

-- Лэйсирэ

Казанда 13 яшьлек кызны мәсхәрәләгән ир-атны эзлиләр. Бу хакта Татар-информга Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, гадәттән тыш хәл 8 май көнне, Серов урамындагы бер йортта килеп чыга. Кыз мәктәптән өенә кайта, лифтка керә, аның артыннан билгесез ир-ат йөгереп килә һәм оятсыз гамәлләр кыла башлый. Кыз куркып кычкыра һәм ир-ат качып китә.

Әлеге факт буенча “Оятсыз гамәлләр кылу” маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен өйрәнә һәм ир-атны эзли.

Тикшерүчеләрдә әлеге җинаятьне кылуда шикләнелгән кешенең йөзе сурәтләнгән фото бар. Фотодагы ир-ат турында мәгълүматлары булган кешеләрне хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий