Татарстан / Төп яңалык / язмыш

Кайнана имтиханы [булган хәл]

Кайнана имтиханы [булган хәл]

Бүгенге яшьләрне мин бик яратам, хөрмәт итәм. Кайсыбер мәсьәләләрдә алар бездән – гомер иткән, инде тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрдән зирәгрәк тә була беләләр. Шушы сүзләремне раслап, танышларымнан ишеткән бер очрак турында сөйлисем килә. Ничек булган – барысын да шулай яздым. Исемнәрне генә үзгәрттем.

Никах мәҗлесе, туйлар гөрләп узды. Кунаклар, котлаулар барысы да артта калды.

– Сезнең тормышыгызга кысылмаячакмын… Алдан ук гафу үтенәм, Казанга килгән вакытларда (Фәридәнең иренең әти-әнисе икенче шәһәрдә яшиләр), сездә тукталмаячакмын. Бертуган сеңелләрем шунда бит, аларда кунармын, без шулай ияләшкән инде… – Фәридәнең кайнанасы бу сүзләрне аларны озатырга чыккач әйтте. Яшь килен аның акыллылыгына, зирәклегенә шаккатып тыңлады. «Миңа әйбәт кайнана эләкте бугай!» дип, эчтән генә сөенеп тә куйды әле. Дус кызлары куркытырга өлгергән иде югыйсә…

Кайнанасы сүзендә торды. Нәкъ өч көн торды. Өч көннән соң телефон шалтырады:
– Фәридуш, хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Улыма бүген ниләр пешердең? Беренче ашка, икенчегә? Ә нинди салат әзерләдең?

Менә сиңа кысылмыйм дигән кеше! Түзде Фәридә – сабыр гына сөйләп бирде. Икенче көнне дә шалтыратты ул аңа шул ук сораулар белән, өченче көнне дә… Ә бер атнадан кайнанасы аларга үзе килеп керде. Яңа ел бәйрәмен балалары белән каршыларга уйлаган икән әни кеше… Ә бәйрәмгә чаклы әле әллә ничә көн бар?! Иң кызыгы – кайнана сеңелләренә китәргә уйламый да.

Кичке ашка яшь килен фольгага төреп ит әзерләргә уйлап куйган иде. Өйгә итнең хуш исе тарала башлауга кайнана:
– Фәридуш, бу итнең исе сәеррәк түгелме? – дип, киленен гаҗәпкә калдырды.

Кайнанасы ул пешергән иткә кагылып та карамыйча, кичәге макаронны җылытып ашаганда, бик авыр булса да, түзде Фәридә.

Икенче көнне… барысы да кичәгечә дәвам итте. Кичке аштан калган ит калҗаларын, җылытып ашарбыз әле дип, суыткычка куйган иде Фәридә. Нәрсәдер эзләп, суыткычны ачкан кайнананың күзе шуларга төште:
– Фәридуш, без бит этләргә дигән ризыкны башка савытка җыябыз…

Бу юлы инде, бик теләсә дә, эндәшмичә кала алмады Фәридә:
– Үз өемдә үзем әзерләгән ризыкны ни эшләтәсен беләмдер инде мин?!

Кайнанасы әйтерсең аның шушы сүзен генә көтеп торган:
– Менә киленнәр шундый инде алар: башта «әни, әни» дигән булалар, аннары чын йөзләре ачыла…

Бу ямьсез сөйләшү зурга китмәсен дип, Фәридә йокы бүлмәсенә кереп китүне хәерлерәк күрде. Башта үксеп-үксеп елады, аннары тынычланды, күзләренең кызарганы беткәч кенә, залга чыкты:

– Оркыя Нуриевна (бу очракта, ул «әни» дип эндәшә башлаган кайнанасына нәкъ шулай итеп мөрәҗәгать итүне дөресрәк булыр дип тапты), сез әле мине белеп бетермисез икән… Мин икейөзле кеше түгел, хәтта ике төрле сөйләшергә дә өйрәнмәгән. Сезгә «әни» дип дәшкәнмен икән, мөнәсәбәтем, димәк, сезгә, чыннан да, шундый…

Кайнанасы бер сүз дә дәшмичә озак кына аңа карап торды, аннан:
– Мин сине аңладым, – диде һәм… киенеп өйдән чыгып китте.

Фәридәнең эчендә ут иде: аралар шулай бозылды да микәнни, Раббым?! Бәйрәмгә санаулы көннәр калганда бит… Бу нинди Яңа ел була инде хәзер?! «Йа Ходаем, шулай ук каты әйтелдемени соң?» – дип өзгәләнеп йөргәндә, ишек ачкан тавыш ишетелде. Кайнанасы!

Сүзсез генә чишенде дә, сүзсез генә килене янына килде. Һәм… берни әйтми генә аңа кулын сузды. Ә кулында… Кулындагы бәрхет тартмада, төрле төскә кереп җемелдәп, кашлы алка ята… Фәридә имтихан тоткан икән ләбаса! Һәм аны «бишле»гә биргән!

Лариса Маликова, Сөембикә

Загрузка...

Фикереңне яз

Your email address will not be published. Required fields are marked *

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>