Кремль янындагы серле мәчеткә Татарстан президенты улы исеме биреләме?

-- Лэйсирэ

Казансу ярындагы Федосеев урамында төзелүче мәчет Корбан бәйрәменә ачылырга тиеш. Бу хакта бүген матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте.

«Анда хәзер эчке бизәлеш эшләре бара. Бик матур мәчет булачак. Казансу ярында йөргәндә анда кереп намаз укырга мөмкин булачак», диде Сәмигуллин.

Мәчеткә «Ирек» исеме бирелер дип көтелә. «Рәсми кәгазьләрдә әлегә шундый исем белән бара» дип өстәде Татарстан мөфтие.

Бу көннәрдә Казанның «Рубин» такымы белән хушлашкан төрек футболчысы Карадинез төзеткән мәчетнең ачылышы әлегә билгеле түгел.

«Кыш көнне сөйләшкәндә җәйдә дигәннәр иде, хәзер әйтә алмыйм. Корбаннан соң дип тә әйттеләр. Әмма белешергә кирәк», диде Сәмигуллин.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарате Русиянең БМО каршында аерым статус алган беренче һәм бердәнбер мөселман дини оешмасы булды.

Мондый киңәшче статусы алу ислам темасына кагылган төрле мәсьәләләргә карата эксперт анализы ясарга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, без халыкара килешүләрнең үтәлешен күзәтеп бара алабыз. Әлеге статус нинди дә булса мәсьәләләргә игътибар җәлеп итәргә дә ярдәм итә. Шулай ук БМО мәйданнарында чыгыш ясый алабыз ди Камил Сәмигуллин.

Азатлык

Бәйле