«Шамаил» премьерасында Нурбәк Батулла сәхнә артында кала [фото, видео]

-- Лэйсирэ

13 май Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Шамаил» спектакле тәкъдим ителде. Тамашаны куючылар әйтүенчә, татар сәхнәсендә мондый тәҗрибә әле булмаган. Оештыручы, идея авторы Туфан Имаметдинов белдергәнчә, әлеге тамаша Русия президенты гранты ярдәмендә куела.

Сәхнәдәге күренеш биюченең буяулар белән эш итүе һәм мөнәҗәт әйтү белән үрелеп бара. Биюче Марсел Нуриев һәм мөнәҗәт әйтүче, Мубай тәхәллүсе белән танылган башкаручы Илдар Мөбарәкшин моңарчы таныш булмаган яңа амплуада ачыла. Әсәрнең композиторы – Эльмир Низамов, тавыш режиссеры – Ильяс Гафаров. Оештыручы һәм идея авторы – «Әлиф» аша таныш булган Рус яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Рәссам – Лилия Имаметдинова. Хореографлар – Нурбәк Батулла һәм Анна Гарәфиева.

Оештыручылар фикеренчә, спектакльнең төп идеясе һәм үзенчәлеге – ислам мәдәниятенә гашыйк булган 94 яшьлек шамаилләр язучы рәссам Владимир Попов мисалында ике алымны кулланып иҗат җимеше булдыру.

 «Татар халкының рухи тормышы төрлечә — шамаилләр, мөнәҗәтләр аша да чагыла. ХХ гасыр башында шамаилләр аеруча популярлаша. Кемнең генә өенә килеп керсәң дә бик еш шамаилләр очратып була. Шуңа күрә спектакльдә без шамаилне, гомумән, рухи теманы буяу һәм бию аша ачарга булдык. Бу безгә шамаилләр темасын ныклап өйрәнергә сәбәп булды», диде биюче Нурбәк Батулла.

Спектакльдә тамашачы бары тик биючене, буяулар, ак сәхнә һәм мөнәҗәтчене генә күрә ала. Музыкаль инструментлар да юк. Бары тик тере тавыш. Спектакль барышында мөнәҗәт әйтүченең тавышы өстенә тавыш яздырыла һәм өр-яңа композиция барлыкка килә.

«Спектакль Русия президенты гранты хисабына куелды. Бу шамаилләргә яңа караш, яңа сулыш дисәк була. Әлеге күзлектән карап, үз дөньясын, күңелен ачу. Максат – рухыбызны ислам дине аша күтәрү», дип аңлата бу күренешне режиссер Туфан Имаметдинов.

Композитор Эльмир Низамов спектакльнең киләчәге тамашачы кулында дип саный. «Бу спектакль нәкъ менә шул турыда дип әйтә алмыйбыз. Һәркем күңеле аша үткәреп үзенчә аңлый. Карагыз, шамаилгә «Аллаһ матурлыкны ярата» дип язылган. Биюче бии генә түгел, ул акка карадан шамаил яза. Спектакль караганда һәркем үзенә яңа мәгънә ала, ачыш ясый», диде ул.

Яңа спектакльгә сәбәпче булган «Аллаһ гүзәллекне ярата» шамаиленең авторы, 94 яшьлек Владимир Попов үзенең сөенечен яшермәде.

«Бу башы гына булса иде дип телим. 30 елдан артык шамаилләр язуым дәверендә мондый тәҗрибәнең бар ислам дөньясында булганы юк дип беләм. Уйлап карагыз, шамаилнең һәр хәрефе, һәр сүзе тормышка башлангыч булып тора. Әлеге спектакль дә шул хакта», диде халык рәссамы.

Азатлык

 

Бәйле