Татарстан мөфтие фитр, фидия сәдакалары бирү тәртибенә, нисаб күләменә ачыклык кертә

-- Лэйсирэ

Быел фитр, фидия сәдакалары, нисаб күләме турында журналистларга “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде, дип хәбәр итә агентлык хәбәрчесе Гөлнар Гарифуллина.

Быел фитр күләме 100 сум, ә зәкят түләрлек малы булучыларга ул 600 сум тәшкил итә. Әмма теләге булганнар, күбрәк тә түли ала. “Фитр сәдакасы күләмен Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы бергәләшеп хөрмә, йөзем кебек ризыкларның бәяләреннән чыгып билгеләгәннәр”, — диде.

Камил хәзрәт зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча 210 мең сум, көмеш буенча 18 мең сум булуын әйтте. Шулай да, мөфти сүзләренчә, нисабны алтыннан чыгып исәпләү хәерлерәк. “Көмешкә карап, ул елына 18 мең сум. Әмма бу очракта арабызда мохтаҗлар калмый да дигән сүз. Әгәр акчалары җыелган әбиләр бай булып санала икән, аларга сәдака бирергә, зәкят түләргә ярамый дигән сүз. Һәр хатын-кызның алтын, көмешләре дә күп, шуңа күрә бай дип саналачак. Шуңа күрә ел дәвамында 210 мең алтыннан санау хәерле, көмештән санасак, проблемалар күбрәк килеп чыгачак. Ул очракта бөтенебез зәкят түләүче килеп чыга, арабызда фәкыйрьләр калмый. Димәк, ел дәвамында 210 мең акчасы җыелган була икән, шәригать буенча ул бай кеше санала, һәм 600 сум түли”, — диде мөфти.

Камил Сәмигуллин ураза тотмаучыларга фидия сәдакасы көненә 200 сум булганын белдерде. “Уразаны ниндидер сәбәп аркасында калдыручылар – авырып тотмый калучылар яки йөкле, имезүче аналар башка вакытта да тота ала. Әмма хроник чире булганнар яки мөселман табибы яше бик олы булуы аркасында ураза тотмауны рөхсәт итә икән, фидия көненә 200 сум тәшкил итә. Тотарга теләмим, дип кенә фидия белән котылып булмый”, — дип аңлатты мөфти.

Камил хәзрәт 210 мең сумның 2,5 проценты мохтаҗларга бирелүен әйтте. Авыру кешенең акчасы җыелса, аның вәкиле түләргә тишлеген билгеләп узды.

Татарстанда быел Гает намазы 15 июньдә авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә иртәнге сәгать 7 дә укылачак.

Бәйле