Казанда моңарчы Татарстан тарихында күрелмәгән кыйбатлы хастаханә төзелә

-- Лэйсирэ

Башкалабызда, Казансу елгасы буенда моңарчы Татарстан тарихында күрелмәгән зур хастаханә төзергә җыеналар. Ул 18 катлы булачак. Инде тракторлар Сибгат Хәким урамы белән Казансу елгасы арасын эттерә башлаган, дип яза Акчарлак.

Булачак хастаханәне бик мактыйлар. 100 кешелек стационар, озата килүчеләр өчен кунакханә һ.б… Барысы да бер урында – җайлы, уңайлы. Төзеп бетерү өчен якынча 2 млрд 500 млн сум акча кирәк булыр, дип фаразлана. Борчылырга кирәкми, акчаны хөкүмәт түгел, шәхси эшмәкәрләр түли. Гади халык өченме икән соң бу? Әмма һаман да шул кесәләре калын булганнарның гына күңелләрен күрерләрме? Хәзер барлыйбыз. Хастаханә проекты хуҗалары өлешчә спорт медицинасы тармагын сайлаган, чит ил кунакларын җәлеп итәргә теләгән. Болар барысы да гади халыктан читләштерә торган таш стена. Чөнки икесе дә капчык тутырып акча алып килүне күз уңында тота.

Ләкин шул ук вакытта проектны тормышка ашыручылар биредә гади кешеләр дә дәвалана алачак, дип ышандыра. Мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) документың бар икән, димәк, сине дә иң кәттә табиблар дәвалап, аягыңа бастырып, терелтеп, өеңә кайтарып җибәрәчәк. Тик ул полис биргән оешманың әлеге хастаханә белән хезмәттәшлек итүе шарт.

Иң кәттә табиб дигәннән, төзеләчәк хастаханәнең хуҗалары, уртакул табиблар белән вакланып торыйбыз, диләр. Германия, Швейцария, Төркия тәҗрибәсен үзләштергән иң югары дәрәҗәдәге белгечләр генә эшләячәк монда. Инде укыту эшләре башланган, өйрәнәләр. Дәвалау өчен махсус аппаратлар, эш кораллары, җайланмалар замана табасыннан яңа гына төшкән булачак, дип вәгъдә бирәләр.

Ярар, монысы булды, хастаханәнең искитмәле булачагына инандык. Тик шунысына һаман ышанып бетү читенрәк: гади халык өчен булмастыр кебек. Төзүчесе – “Дион медикал групп”. Моның төп хуҗасы, дөресрәге, хуҗабикәсе Галләмова Светлана Шәфәгать кызы. Шәфәгать әфәнде Тәхаветдинов, беләсез инде, бик бай кеше, “Татнефть”нең элекке гендиректоры. Бүгенге көндә Татарстанда һәм Россия буенча дистәләгән оешманың учредителе, төзүчесе, хуҗасы. Светлана – шуның кызы була инде.

Очы күкләр белән тоташырга тиешле хастаханәне “Дион медикал групп” төзергә җыенса да, асылда аның белән “Дион” оешмасы идарә итәчәк. “Дион”ның хуҗалары – Светлананың ире Айрат һәм бертуганы Рөстәм. “Отзыв”ларга кереп карадым, ошбу медицина оешмаларын яхшы бәялиләр. Бердәнбер кимчелек – бәяләр югары. Димәк, Тәхәветдинов һәм Галләмовлар, сер түгел, бәяне куя белә. Матбугатка биргән интервьюларына караганда, 2 млрд ярым сумлык тотылган чыгымнарын хуҗалар 7 елдан соң инде капларга өметләнә. Елына якынча 357 млн сум чамасы чиста керем кертергә җыеналар дигән сүз бу. Безнең өчен зур сан булып күренсә дә, башкалар итәгеннән караганда күп түгел анысы. Чагыштыру өчен: Россиядә иң уңышлы шәхси клиникаларның берсе “Медси” елына 10 млрд ка якын акча эшли.

Мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) полисы белән эшләүгә килгәндә, әгәр алар моның буенча да уңышлы гына эшләп китсәләр, бәлкем, күбрәк тә акча эшли алырлар. Чөнки күп акчалар нәкъ менә шушы полислар “эчендә” дип сөйлиләр. Һәр 10 меңлек хезмәт хакы өчен дәүләткә түләнгән 510 сумнан еллар дәвамында шактый зур сумма җыела. Рәсми тәртиптә эшләгән кешеләр турында сүз бара, ә алар шактый. Шушы акчаларны хөкүмәт бөтен кеше өчен (эшләгәненә дә, эшләмәгәненә дә) тигез итеп бүлеп исәпли, шуннан чыгып бушлай (янәсе) медицина ярдәме булдыра. Әле табибларга хезмәт хакы өчен дә шуннан күпмедер өлеш чыгара. Әлеге акчаларны кайбер шәхси клиникалар үзләренә күчерттерә ала икән. Моның өчен аларга ОМСны үз программаларына гына кертергә кирәк.

Хастаханә әле төзелә башламаган. Әмма төзелергә тиешле урынны койма белән әйләндереп алган өчен дә җирле халык шау-шу кубарган, ди. Сүз Сибгат Хәким урамы, 60нчы йортта, Казансу елгасы буенда яшәүчеләр турында бара. Кайчандыр алар 6-10 млн сумга шул йорттан фатирлар алган булганнар. Елгага гына карап яшәрбез, дип хыялланганнар. Һәм менә көтмәгәндә-уйламаганда матур елга күренеше урынына 18 катлы баһадир хастаханә килеп утырачак! Якынча ике ел ярымнан. Бәхетеңне корт чага, дип шундый вакытта әйтә торганнардыр инде ул. Әмма төзелеш инде җитәкчеләр белән килештерелгән, канунлы эш алып барыла. Проектны җирле халык матур елга буйларын күрә алмый, дип кенә кире бормаячаклары көн кебек ачык. Бу хастаханәне 2 ел элек Горький паркы уртасына салачаклар дип коткы таратканнар иде. Парктагы барлы-юклы агачларны кисеп. Ул чакта җирле халык ныграк дулады. Парктан күчерделәр. Моннан инде күчермәячәкләр.

Бәйле