13 яшьлек бала: «Мәктәптә мине гел мыскыл итәләр, мин бер ташландык нәрсә кебек»

-- Лэйсирэ

Алар сугышалар, кыйнашалар, урлыйлар, талыйлар… Хәтта үтерү-көчләүләргә кадәр барып җитәләр. Ул очрашуны гомер онытасым юк.

Чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алган биек койманы да, йозакта торган катлы-катлы тимер ишекләрне дә… Һәм аны… Аның битараф йөзен, битараф кыяфәтен. Яшүсмерләр колониясе тәрбиячесе: «Журналист, дисәгез, сөйләшмәс, психолог дип әйтегез», – дип, мине алдан ук кисәтеп куйган иде. Сөйләшүнең авыр булачагын белеп бардым. Сүзне нидән башларга белми торганда, ул үзе: «Мин дә психологка укырга җыенам. Югары белем алсам, калганы… барысы да бар минем», – дип, беренче җөмләсеннән үк мине аяктан екты. Судта әнисен, әтисен, апасын пычак белән чәнчеп үтергән 17 яшьлек ул вәхшидән: «Ни өчен шундый җинаятькә бардың?» – дип сорагач: «Кирәк-яракка акча бирмәделәр. Срогымны тутырырмын да чыгармын, аның каравы, хәзер әнә өч бүлмәле фатир да, дача да, машина да минеке», – дип, судта катнашучыларны өнсез калдыра. Моңа инде ун елдан артык вакыт үтеп китте. «УДО буенча чыгарачаклар, мин монда үземне бик тәртипле тотам», – диде ул саубуллашканда. Күптән чыккандыр инде. Тик менә кан өстендә корылган тормышның ахыры ни белән бетәсен генә берәү дә белми. Барысы өчен дә җавап тотасы көннәре алда әле аның.

Яшүсмерләрне рәхимсезлеге ягыннан тиңе булмаган мондый җинаятьләргә ни, нәрсә этәрә? Бер кизәнүдә үзләренең дә, корбаннарының да язмышын чәлпәрәмә китерер өчен нинди сәбәбе булырга тиеш аның? Юк андый сәбәпләр. Була да алмый. Берара журналыбызда өч егетнең (шуларның берсе – яшүсмер) 14 яшьлек кызны мәсхәрә итүләре турында язып чыккач, язма тирәсендә зур тавыш купты. Егетнең әниләре кызны гаепләде, янәсе ул үзе ризалык биргән. Шушы хәлләрдән аңларга була да инде гаилә тәрбиясенең бездә ни дәрәҗәдә торуын.

Рәхимсезлек – мәктәп тормышында аерылгысыз бер күренешкә әверелеп бара.

Әлбәттә, биредә сүз үтерү-көчләүләр турында гына бармый. Монысы инде, яшүсмерне, әйткәнебезчә, биек койма артына алып ташлый торган соңгы чик, соңгы адым. Кыз һәм малайлар арасындагы элек-электән килгән бер-берсен үчекләү гадәте бүген яңа, әйтер идем, куркыныч төсмер ала бара. Яшүсмерләр арасында суицид темасына материал әзерләп йөргәндә, Казан мәктәпләренең берсендә укучы 13 яшьлек кыз бала: «Әнием – эчкече, әтиемне белмим дә. Мәктәптә моны беләләр. Мине гел мыскыл итәләр, «алкаш кызы», дип үртиләр. Мин, сыйныфташларым өчен бер ташландык нәрсә кебек. Ничә тапкыр үземә кул салырга җыенып карадым. Булдыра алмыйм», – дип сөйләгәне хәтердә. Баланың сыйныф җитәкчесе белән сөйләшкәндә, ул мине: «Әти-әниләрнең бөтен нәрсәдә укытучыны гаепли торган гадәте бар. Без укучылар арасындагы низагларны күп вакыт күрмичәрәк калырга тырышабыз», – дип, гаҗәпкә калдырды.

Белгечләр, баланың агрессиясен көчәйтеп торучы сәбәпләрнең берсе итеп компьютер уеннарын, төрле фильмнарны, хәтта мультфилмнарны атыйлар. Субкультурага кагылышлы музыка да шундый ук тәэсиргә ия. Чит илләрдән кайтарылган төрле сәер уенчыклар, әйтик, вампирлар, монстрлар да баланы чынбарлыктан ераклаштыра. Үтерү, көчләү белән бәйле уеннар баланы нәрсәгә өйрәтә дип уйлыйсыз?

«Акча бирмәсәң, кыйныйм»
Узган елның декабрь ахырларында шушы темага багышланган матбугат конференцияләре шактый булды. Күрәсең, мәсьәлә, чыннан да, җитди. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча полициянең һәм бүлекчәләрнең участок вәкилләре эшчәнлеген оештыру Идарәсе җитәкчесе урынбасары Лариса Осипова әйтүенә караганда, нәни җинаятьчеләрнең саны арта бара. Былтырның соңгы өч аенда гына да яшүсмерләр тарафыннан кылынган 102 җинаять эше теркәлгән. Балигъ булмаганнар арасындагы 325 җинаятьнең 322 се мәктәп балаларына туры килә. Узган ел тәртип бозучы 463 яшүсмер вакытлыча яшәтеп тоту үзәкләренә озатылган.
Саннар шуны сөйли. Ә саннар артында берсеннән-берсе тетрәндергеч вакыйгалар ята. Бер бездә – Татарстанда гына да бүгенге көндә 108 яшьләр төркеме барлыгы ачыкланган. Талауларда, куркытып акча алуларда гаепләнгән ике төркемнең 10 эпизод буенча расланган җинаять эше судта хәзер. Төркемнәргә керүче яшүсмерләрнең бишесе – Казанның 13, 32, 65 нче мәктәпләрендә укучы балалар. Кыз баланың муенына пычак куеп, аннан акча таләп итүченең үзе дә кыз булуын күз алдына дә кыен. Бала-чага бер-берсен куркыту-мәсхәрә итүнең моңарчы күрелмәгән, «камилләшкән» юлларын уйлап таба. Казан шәһәренең 91 нче мәктәбендә укучы кыз бала икенче бер кыздан бер ай дәвамында, «акча бирмәсәң, кыйныйм», дип, смс-хәбәрләр җибәреп ята.

Игьтибарыбызны әлеге проблемага юнәтергә мәҗбүр иткән тагын бер хәбәр: Нурлат шәһәрендә яшәүче 18 һәм 15 яшьлек ике яшүсмер 35 яшьлек ирне пәке белән чәнчеп үтерәләр. Бу ике яшь җинаятьче кулга алынды һәм аларга карата җинаять эше кузгатылды. Ел әнә шулай кайберәүләр өчен зур бәхетсезлекләр, ачы кайгы-хәсрәтләр белән башланып китте.

Ни өчен күз карасыдай саклап, җил-яңгыр тидерми кадерләп үстергән балаларыбыз шундыйга әйләнеп бара соң безнең? Моның сәбәпләре нидә? Яшәүсмерләр арасындагы безгә гайре табигый тоелган бу рәхимсез уеннарга каршы ничек торырга? Әлеге сорауларга җавапны бергәләшеп эзлибез.

«Улымны котырталар»
– Минем улым 7 нче сыйныфта укый, – ди Казан шәһәрендә яшәүче Нәзирә ханым. – Начар укый, дип әйтә алмыйм. Ир бала өчен әйбәт. Тәртипсезләнеп тә йөрми. Берара кәефе төшеп, безнең белән сөйләшми башлады. Әйтерсең, баланы алыштырып куйдылар. Сораштырып карыйм мәктәптәге хәлләрен. «Нормально», – ди. Башка берни әйтми. Түземлеге беткәндер, күрәсең, көннәрдән-бер көнне әйтә бала миңа: «Класста минем белән сөйләшмиләр. Үчектеләр миңа. Мыскыллы сүзләр әйтәләр, котырталар мине. Нигә икәнен, аңламыйм», – ди. Икенче көнне кара канга батып кайтты. «Үзем сугыштым», – ди. Җыендым да мәктәпкә киттем. Сыйныф җитәкчесе: «Мин белмим, андый нәрсәне күргәнем юк», – дип, җилкәсен җыерып тик тора. Тәҗрибәле педагог үзе.

Укучылар белән сөйләшә торгач, сәбәбенә төшендем. Бөтен проблема укытучының үзеннән башланган икән. Балага иптәшләре алдында мәсхәрәле сүзләр әйткән, калганнары шуны эләктереп алган. Мәсьәләне директор белән хәл итәргә туры килде. Чынын әйткәндә, бала тик торганнан рәхимсезгә әйләнми. Оясында ни күрсә, диләр бит. Шуның шикелле инде.

…Яшүсмерләр арасында җәбер-золым очраклары гел хөкем карары белән тәмамлана, дип уйласак, ялгышабыз. Өлкәннәр, эшне зурга җибәргәндә, җәберләүченең ( ул да бала гына бит әле) киләчәгенә мөһер сугылачагын аңлыйлар. Һәм еш кына конфликт ике арада килешү белән тәмамлана. Физик көчләүләр булмаганда, гаеплеләр, гомумән дә, җәзасыз кала. Шуны күздә тотыпмы, әллә инде тездән төшәргә дә өлгермәгән балаларның вәхшилегеннән гаҗиз калыпмы, Дәүләт Думасына, Федерация Советына, Президент администрациясенә, авыр җинаять кылучы бала-чаганы, балигъ булганын да көтмичә, хәтта ки 12 яшеннән үк, ирегеннән мәхрүм итүне сорап, хатлар килә башлады. Куркыныч булып китә. Шәхсән мин үзем моны күз алдына да китерә алмыйм. Ә бит эшләр яманга китсә, шундый законнар кабул итүләре дә ихтимал. Үзең нинди, балаң шундый, дисәм, яңалык әйтмәм. Балагызда агрессия чалымнары күренә башлады исә, үз тәртибегезне карагыз. Ул сезне кабатламыймы? Яшүсмер чордагы бу күренешләр, бераздан бетәргә дә мөмкин. Бетми икән, психологларга мөрәҗәгать итегез!

Казан шәһәренең «Сердәш» үзәге психологы Наталья Сабирова:
Баладагы агрессиянең сәбәпләрен, иң беренче, гаиләдән эзләргә кирәк. Аңа наз-ярату җитмәү генә түгел, аны артык ярату, бертуктаусыз янында бөтерелү дә юньлегә китерми. Әгәр дә ата-ана баласының һәр адымын тикшереп тора икән, ул чагында аның күңелендә үзен шәхес буларак күрсәтү теләге уяна. Һәм ул еш кына моны тирәсендәгеләргә агрессия рәвешендә күрсәтә. «Сукыр мәхәббәт» тә үзен акламый бу очракта. Бала миңа барысы да рөхсәт ителә, дип уйлый. Яшүсмернең начар кампаниягә эләгүе, мәктәптә үзен аңламаулары (әйтик, милләте башка, ул артык акыллы, матур, яисә башкаларга ошамаган) да баланы әшәкелек кылырга этәрергә мөмкин. Ата-ананың балага яратуын күрсәтә белмәве, салкын мөнәсәбәте исә анда чит кеше кичерешләренә битарафлык тәрбияли. Җыеп әйткәндә, бала аны аңламый, аңларга да теләми. Чөнки аның үзенең хәле хәл: аны да аңламыйлар, аны да читкә кагалар… Кайчак баланың үз-үзен тотышындагы сәер, ә еш кына рәхимсезлек билгеләрен күрмичә калу да хәерле. Кайбер бала аны бер эшли дә оныта. Әгәр дә инде бу хәлләрдән зур тавыш чыгарсаң, ул кара әле болай итеп тә үзеңә игътибар иттереп була икән, дигән ялгыш нәтиҗә ясый.

Башка берәүне рәнҗетергә, аңа сугарга ярамаганлыгын өлкәннәр үз-үзләрен тотышлары белән күрсәтергә тиеш. Әгәр дә ир хатынына кул күтәрә икән, бу хәлләрне күреп торган бала да киләчәктә шуны кабатлаячак. Бала «ярамый», дигән сүзләрне еш ишетә. Ә нәрсә соң ярый аңа? Бусын аңлатып бирүче юк. Әти-әнинең «вак-төяк»кә вакыты калмый. Аның каравы: «Синең шул булыр инде, эшеңнең рәте булмас», – дип сүгәргә вакыт таба алар.
Баланың күп вакыты мәктәптә уза. Педагоглар бер генә баланы да читкә кагарга, яратмавын күрсәтергә тиеш түгел. Кызганыч, тәҗрибә киресен раслап тора. Укытучы баланы сүз белән кимсетмәсә дә, «сөйкемсез» укучысын котырту, эзәрлекләү юлларын таба. Тора-бара башкалар да моңа кушыла. Соңгы вакытта яшүсмерләр бер-берсенә карата җәбер-золым кылу очракларын видеороликларга төшереп, интернетка куя башладылар. Күпме шуның ише кансыз тамашалар шаһиты булырга туры килә безгә. Тыныч кына карап та булмый аны. Ә моны күреп, тагын бер кат мәсхәрә кичергән корбаннар бу очракта нишли микән? Ата-ана баласына ышанса, аны хөрмәт итсә, аның уңышларына куанып, аны канатландырып торса, спорт, иҗади эшләр белән мавыгырга өндәсә, дуслары белән кызыксынса, һәм әлбәттә инде, компьютердан аерып, вакытын күбрәк баласы белән үткәрсә, бәлкем, шул чагында тора-тора безне уйланырга, сагаерга мәҗбүр иткән куркыныч мисаллар да азрак булыр иде.

Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнарының балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе җаваплы секретаре Наталья Железкова:
Моннан җиде еллар чамасы элек балаларга һәм яшьләргә социаль ярдәм күрсәтүче «Доверие» үзәге белән бу эшне башлап җибәргәндә, уй-теләкләребезнең шулай уңышлы барып чыгасына бигүк ышанып та җитмәгән идек. Хәзер республиканың 54 мәктәбендә килештерү хезмәте эшли. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе әгъзаләре, психологлар белән берлектә, яшүсмерләр арасында килеп чыккан низагны көйләү өстендә эшлиләр. Моның өчен гадел хөкем чыгару программасы эшләнде. Килештерү хезмәте вәкиле балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиянең һәр утырышында катнаша. Килештерү өчен төрле очраклар сайлап алына. Шуның нәтиҗәсендә яшүсмерләрнең бик күбе учеттан төшерелде һәм яхшы якка үзгәрде, дип әйтә алабыз.

Хәзер балигъ булмаган балаларга карата кылынган авыр җинаять – ул Россия Федерациясенең Тикшерү комитеты органнары компетенциясендә. Мондый очракларны булдырмас өчен Россия Федерациясенең Татарстан буенча Тикшерү комитеты «Балага куркыныч яный» дип аталган телефон линиясе дә булдырды. Аның номеры: 8843-238-33-59 яки «123». Шалтыратып үзегезнең яисә кемнеңдер баласын фаҗигадан саклап кала аласыз.

Мәдинә Авзалова, Сөембикә

Бәйле