Казандагы янгынның беренче корбаны бар: 14 яшьлек малай

-- Лэйсирэ

Кичә Казанның Автосервисная урамында элекке завод мәйданында химик матдәләр янды. Янгынның тагын ике кешегә зыян китерүе билгеле булды: баш авырту, косу, танавыннан кан китү симптомнары белән 14 яшьлек малай хастаханәгә китерелгән, дип яза «Татарстан 24» телеканалына сылтама белән Интертат.

Табиблар фаразлавынча, бу буяу, буяу-лак матдәләре һәм аларның яну продуктлары белән агулану билгеләре. Беренче версия буенча, малай цистерналардан агып янган матдәләр парын иснәп авырган. Аның завод тирәсендә яшәве билгеле.

Моннан тыш, шундый ук симптомнар белән шәһәр хастаханәләренең берсенә 33 яшьлек хатын китерелгән.

Кичә Казанның элекке ЖБИ-3 заводында янучы матдәләр белән тулган 12 цистерна янды, янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итте. Нәтиҗәдә 32 яшьлек ир-ат зыян күрде, аның аркасы һәм аяклары янган. Территориягә химик матдәләрнең агып чыгуы да билгеле.

Бәйле