15 май кояш бату белән изге ай – Рамазан-шәриф ае башлана. Шул уңайдан Диния нәзарәте Рамазан ае календаре әзерләде. Биредә сәхәр тәмамлану һәм авыз ачу, биш вакыт намаз вакытлары күрсәтелгән.
16 май – Уразаның беренче көне. Ураза бәйрәме 15 июньдә узачак. Гает намазы авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә сәгать 7 дә укылачак.
Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: «Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр». Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».

Авыз ачканнан соң, гарәпчә: «Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү», һәм татарча: «Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл», — дип дога кылына