15 майда 15 сәгать 49 минутта яңа рамазан ае башланды. И-и, Аллаһның рәхмәте, исән-сау булган кешеләргә менә тагын ел буена зарыгып, сагынып, өзелеп, әзерләнеп көткән рамазан ае җитте. Быел ул табигатьнең иң матур, “Алмагачым чәчәк ата майның унбишләрендә” дип җырларда җырлана торган чагына туры килде.
Әле үткән елларда йә өлкәннәрдән, йә яшьрәкләрдән: “Ураза җәйнең иң озын, иң кызу көннәренә туры килә. Авыз кибәр, хәл китәр, кояш баемый интектерер. Яше җиткән, сау-сәламәт, үз акылында булган һәр мөселманга фарыз, һичшиксез үтәргә тиешле гамәл буларак йөкләтелгән уразаны ничекләр генә тотарбыз?” – дигән сөйләшүләрне, куркуларны ишетә идек. Ләкин соңгы 2-3 ел эчендә без могҗизага тиң көннәр күрдек. Ураза башлану белән җиләс җилләр исте, томаннар төште, яңгырлар яуды. Аллаһының, авырлыгын бирсәм, җиңеллеген дә үзем бирәм, дигән вәгъдәсе бар. Күз алдында исбатлады. Әле бит ул чакта уразабыз 19 сәгать 35 минут иде. Быел ул башланып киткәндә 16 сәгать 21 минут кына. Җәй башының салмак кына, җылына башлаган, дөньяның хуш искә күмелгән, кошларның өздереп сайраган, бал кортларының нектар җыйган чаклары.
Быелгы языбыз ничектер соңгарак калган кебек. Аллаһының начар эше булмый, язның тоткарлануы да безнең файдагадыр әле. Быелгы уразабыз, иншәАллаһ, ай буе чәчәкләр арасында үтәр. Шомырт, алмагач, чия, сирень, ясмин куаклары ашыга-ашыга барысы берьюлы бөре ачарга җыена. Быел да үткән елдагы кебек, уразаларыбызны җиренә җиткереп үтик, ә көз айларында мул уңышка сөенүләр насыйп булса иде. Шулай булыр әле ул. Яңгыр да вакытында явар, җил дә вакытында исәр, үзебезгә тиешен җиренә җиткереп үти алсак иде. Ураза ае ул – мөселманнарның иң матур, иң изге, иң рәхәт көннәре. Максат бер генә – ничек кенә булса да тәүбә итеп, яман, начар гадәтләрдән арынырга да Аллаһының рәхмәтенә ирешергә. Аның өчен кушканнарны, әйткәннәрне үтәргә кирәк. Әнә бит “Бәкара” сүрәсенең 183 нче аятендә: “Әй, иман китергән бәндәләр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз, уразаны калдырудан яки кимчелек китерүдән сакланыгыз!” – ди. Уразаны Аллаһының ризалыгын алу өчен тотарга кирәк. Уразадан тәм табарга, сөенеч алырга өйрәнергә кирәк. Уразада куанычлы мизгелләр бик күп. Аның берсе ифтар – авыз ачу вакыты. Икенчесен Аллаһының илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) җиткерә: “Ураза һәм Коръән Кәрим Кыямәт көнендә бәндәсе өчен шәфәгать кылыр. Ураза әйтер: “Йә, Раббым, мин аны көндезләрен ашаудан һәм шәһвәтләрдән тыйдым, хәзер миңа аны якларга рөхсәт ит”, – дияр. Коръән әйтер: “Йә, Раббым, ул төннәрен йокламыйча мине укып үткәрде. Хәзер миңа аны якларга рөхсәт ит”, – дияр”.
Рамазан аеның төп гыйбадәте ураза булса да, бермә-бер савап алырлык гамәлләр дә бар. Тәравих намазы шундыйлардан. Ул фарыз да, вәҗиб тә түгел, шулай да аны уку, бигрәк тә мәчетләрдә җәмәгать белән уку бик саваплы. Аны танымаучы гөнаһлы була. Бу төнге намаз “сөннәт мүәккәдә” дип атала. Аны башкару үзе бер бәхет. Ифтар – авыз ачтыру да ураза савапларына ирешү мөмкинлеген бирә. Бер кешене авыз ачтыру бер көнлек ураза савабын, 10 кешене ифтар кылдыру 10 көнлек савап бирә.
Көтеп алган уразабыз башланды. Аны кайбер галимнәр мәдрәсә, уку ае да диләр. Шул айдан, көннәрдән изгелекләр җыеп, савапларга ирешеп, ел буена җитәрлек дәресләр алып калсак иде.
Сезнең хөкемгә ураза ниятләрен тәкъдим итәбез. Күпләр инде аны яттан белә, күпләрнең өстәл китапларында бардыр. Шулай да газета белән сезнең өйләрегезгә дә барып керсен әле, күз алларыгызда торсын, ятлап алыгыз, күңелләрегезгә бикләгез. Бер серне дә белеп торыгыз әле: уразада – Рамазан аенда догалар да, шигырьләр дә бик җиңел ятлана. Үзегез дә сынап карагыз.
Ураза нияте
Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә:
“Нәүәйтү әй әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгаалә. Әмиин”.
Мәгънәсе: Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканга тикле Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.
Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннәттер.
Авыз ачканнан соң укый торган дога:
“Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
Мәгънәсе: Аллаһым, шушы уразамны мин Синең өчен тоттым һәм мин Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка.
Фәния Хуҗәхмәт, Ватаным Татарстан