Фаҗигале төстә үлгән Шишмарева һәм гинекологик тикшерү узучы ир-атлар: Гадел Вафинга гаепләү белдерелде

-- Лэйсирэ

Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Казан Кремлендә узган Коррупциягә каршы көрәш эше буенча комиссия утырышында Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга мәнфәгатьләр конфликты принципларын бозуда гаепләү белдерде, дип яза Бизнес-онлайн

Коррупциягә каршы идарә башлыгы Вафинның министрлыкта эшләве белән беррәттән, Казан медицина университетында кафедра җитәкчесе вазифаларын башкаруы, шулай ук ата-аналары югары дәрәҗә биләгән укучыларны максатчан пограмма буенча укырга урнаштыру факты турында сөйләде.

“Вакытында вазифасыннан китмәү җинаять эше һәм фаҗига белән тәмамланды», – ди Марс Бәдретдинов министр урынбасары Елена Шишмареваның фаҗигале үлеменә ишарәләп.

Хәтерләсәгез, ришвәтчелектә һәм 5 миллион сум акча үзләштерүдә гаепләнгән Елена Шишмарева өй сагына алынган иде. Соңрак ул өендә үле килеш табылды.

Комиссия утырышы барышында залда көлке тудырган мәгълүмат та яңгырады. Түбән Камада 11 мең кешенең медосмотр үтүе өчен 12 млн сум акча күчерелә, ләкин документларны тикшергәч бу күрсәткечнең «приписка» булуы, кәгазьдә ир-атларның хәтта маммологик яисә гинеклогик тикшерүләр узган булып саналуы ачыклана.

Бәйле