Актаныш хакимияте Энгель Фәттаховның эш бүлмәсенә 1 миллионлык җиһазлар кайтартуга бәйле гауга буенча аңлатма бирә

-- Лэйсирэ

Коррупцияне фаш итүе белән танылган җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Алексей Навальныйның тарафдарларын элеккеге мәгариф министры, хәзерге Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттаховның үз эш бүлмәсен ничек җиһазларга җыенуы кызыксындырган. Мәсәлән, үз бүлмәсенә ул 175 мең сумлык(!) шпон өстәл кайтартырга ниятләгән икән.

Тикшерү барышында, шушыңа өстәп, табигый күннән эшләнгән, берсе-берсе 28 мең сум (сыер савучының ике айлык хезмәт хакы – А.З.) торган кәнәфиләр дә кайтартырга җыенулары ачыкланган. Ә иң мөһиме – бу купшылык бюджет акчаларына кайтартыласы, ди.

ЮЛЛАР НАЧАР БУЛСА БУЛСЫН, ТИК УРЫНДЫК КАТЫ БУЛМАСЫН

Навальныйның Казандагы штабы бу уңайдан фейсбукта саллы гына язма урнаштырган иде. «Казан штабы вакыт-вакыт дәүләт сатып алулары (госзакупки) сайтын карап, дәүләт ведомство-учреждениеләре үзләренә нәрсә сатып алырга булды икән, дип, тикшерә. («Госзакупки» – ягъни, дәүләт оешмаларының ихтыяҗлары, эшчәнлеге өчен бюджет акчаларыннан сатып алына торган әйберләр – А. З.). Гадәттә, анда шәһәр яки авылларны төзекләндерү өчен аукцион яки конкурслар оештыралар, больницалар һәм уку йортлары өчен кирәк-яраклар алалар. Ләкин кайвакыт чиновниклар үзләренә берничә миллион сум торган менә дигән чит ил машинасы, яки эш бүлмәләренә күннән эшләнгән җиһазлар кирәк дип таба. Әлбәттә, бу купшылык өчен сезнең белән без түлибез. Казна безнең салымнар хисабына тулылана бит. Менә шушындый очракка без Актаныш районында тап булдык.

Районда нибары 30 меңнән артык кеше яши. Районның башлыгы юк әлегә, аны башкарма комитет җитәкчесе Фәттахов Энгель Нәвап улы җитәкли. Ул биредә туган, 14 ел буе хакимият башлыгы булып эшләгән, ә 2012нче елдан мәгариф министры вазыйфасына күчте. 2018нче ел башында, кабат үз районына кайтты.

Билгеле, вотчина белән иске-яңа барин идарә итә икән, мондагы тәртипләр дә иске-яңа булачак. 24нче апрельдә, «Дәүләт сатып алулары» сайтында, Актаныш районы башкарма комитетына 1 млн 670 мең 510 сумлык җиһаз кайтартылачагы турындагы мәгълүмат пәйда булды.

Бу әйберләр кабул итү бүлмәсенә, җитәкче кабинетына, киңәшмәләр һәм ял итү бүлмәләренә кирәк икән. Мөгаен, «җитәкче кабинеты» дигәндә, Энгель Фәттахов утырасы бүлмә күз уңында тотыладыр. Ә менә монысы – җитәкче кабинетына кирәкле әйберләрнең фотосы. (Бу фотодан нәрсәнең ничә сум торганын сез дә карый аласыз – А.З.)

Хакимият йортына кайтарыласы җиһазлар исемлеге һәм бәяләре

Фәттаховның иң беренче ихтыяҗы – шушындый шәхси кыйммәтле өстәл булмавы да, бу өстәл генә аның эшчәнлеген яхшыртмаячагы да, шпон өстәл артында утырып эшләгәнгә карап кына Татарстанны ришвәтчелектән коткара алмаячагы да аңлашыла. Аның каравы, артык хафаланмый гына ул бюджет акчаларын сарыф итәчәк.

Без шушы өстәлләрнекенә охшаган зурлыктагы башка өстәлләр эзләп карадык. Арзанлы вариантын да таптык. Әйе, ул өстәл шпоннан эшләнмәгән, ләкин «ничава» күренә. (Бу өстәлнең рәсеме һәм бәясе китерелгән, ул – 17 мең сум тирәсе – А.З.).

Исемлектә иң соңгы булып җитәкче бүлмәсенә кирәкле 8 кәнәфи язылган. Аның берсе-берсе 28 мең сум тора. Без аларга да алмашка бүтән, арзанрак торган кәнәфи таптык. (Анысының бәясе – 11 мең сум тирәсе). Интернетта вариантлар күп, әмма җитәкчеләр, ни өчендер, үзләренә иң кыйммәтлесен алырга омтыла.

Ә хәзер бераз гына Актаныш районы турында. 2018нче елга аның бюджеты – 700 миллион сум тәшкил итә. Бер кеше өчен бу – зур сумма, әмма муниципаль район өчен зур түгел. Моңа, мәсәлән, юлларны төзекләндерү, бюджет оешмаларында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү, мәктәп һәм больницаларга кирәкле әйберләр кайтарту һәм тагын бик күп башка нәрсәләр керә. Бу акчалар кирәк, алар болай да эшсез ятмаячак. Актаныш районында халыкның ничек яшәве турында социаль челтәрләр «сөйли». Мәсәлән, 25нче апрель көнне язылган постны карыйк. Шәрип авылында яшәүче юллардан зарланалар, фотосын да җибәргәннәр. Бу – юл түгел, билгеле, бу – пычрак өеме. Җирле хакимият урамнарны төзекләндерү турында уйламый. Аның каравы, акчаларын кыйммәтле өстәл-урындыкларга түгәргә әзерләр».

Акча түгәргә әзер булуның чираттагы мисалы китерелгән. Башкарма комитетның киңәшмәләр залына, әйтик, 205 мең 900 сумлык шпон өстәл, берсе берсе 8әр мең сум торган, эко-күн белән тышланган урындыклар (35 данә), шулай ук күн белән тышланган, берсе берсе 16 мең сум торган кәнәфиләр (10 данә) соратканнар. Барлыгы моның өчен 645 мең 900 сум акча китәчәк, дигән сүз бу. Навальный штабындагылар киңәшмәләр өстәленең дә күпкә арзанрагын табып булуы турында азсызыклый. Алар якынча 41 мең сум торганын мисал итеп китергән.

«Димәк, бу сатып алуларның гомуми бәясе – 1 млн 670 мең 510 сум. Үз уңайлыклары өчен Энгель Нәвап улы шуның кадәр акча түгәргә җыена. Актанышта яшәүче кеше бу суммага нәрсә сатып ала ала соң? Мәсәлән, өч бүлмәле фатир!

Хакимияттәге түрәләр, кемдер бу суммадагы акчаны бурычка алып тораклы булганда, шушы бәягә яңа офисларын җиһазландырырга булган. Казаннан туган оясына кайткач, Энгель Нәвап улы, күрәсең, бөтенесен башкаладагыча бизәмәкче булгандыр. Без мондый җиһазны ул уңайлы булганга сайлаганнардыр дип уйламыйбыз. Мөгаен, мондый сайлау тәкәбберлек дәрәҗәсеннән чыгып сайлангандыр. Түрәләр гади халык аларны югары манарада утырган кешеләр итеп кабул итүләрен ярата бит. Әйе, алар үзләре ни теләсә шуны эшләргә өйрәнгән. Аларны безнең акчаларга кыйммәтле әйберләр алу да кыенсындырмый, бюджет акчаларын әдәпсез рәвештә теләсә кайда туздыру бигрәк тә», – дип язды Навальный тарафдарлары. Әлеге уңайдан «Безнең гәҗит» журналисты Актаныш районы хакимиятендә эшләүчеләр белән элемтәгә керде. Бу чын сүзләрме, җиһазлар кайтартылганмы инде, һәм, гомумән, мондый купшы өстәл-кәнәфиләр район җитәкчеләренә нәрсә өчен кирәк – шуны ачыкларга булдык.

«ЧИТ ИЛ МАШИНАСЫНДА ЙӨРМӘ, «ЗАПАРАЙ» АЛ!»

Бариев Илфак Шамил улы – Актаныш муниципаль район советы рәисе урынбасары. Беренче булып элемтәгә аңа чыктык. «Уф Аллам инде! Нинди мәсьәлә буенча шалтыратасыз, Рәмзия мәсьәләсендәмени?» – дип борчылды җитәкче. Рәмзия дигәне кем булгандыр, аңлашылып бетмәде, шулай да, артык төпченеп тормастан, төп сорауларны яңгыраттык.

– Мин бу турыда бик белеп бетермим, без бит сессияләр үткәрәбез. Авыл җирлекләре белән эшлибез, карарлар кабул итәбез. Ә моның белән башкарма комитетның сатып алулар бүлеге шөгыльләнә. Минем үземнең эшем җитәрлек.

– Шундый җиһазлар алырга җыенулары турында ишеткән идегезме соң?

– Җиһаз алырга җыенганнарын ишеттем. Анда бит тулы бер этажга ремонт бара.

Ә сезнеңчә 205 мең 900 сумлык өстәл район хакимиятенә кирәкме?

– Бәй, ничек кирәк булмасын инде!

– Нәрсә өчен кирәк соң ул?

– Утырып киңәшмә үткәрер өчен! Менә мин фатирыма җиһаз кайтартырга булдым. Өстәл белән урындыклар 70 мең сум тора. Хәзерге бәяләрне беләсез бит инде – шундый бит бәяләр…

– Ләкин киңәшмәләр өстәле өчен 200 мең сумнан артык акча бирү артыграк түгелме сезнеңчә? Бәлки аның арзанрак вариантлары да булгандыр?

– Менә машинаның да арзанын алып була. Сезнең ирегез бармы? Машинасы нинди?

– Чит ил машинасы.

– Бәй, нигә «Запарай» (Запорожец – А. З.) алмадыгыз соң? 15 меңгә «Запарай» да алып була бит! Алыгыз! Йөрегез пытыр-пытыр килеп…

Вәт чагыштыру бу. Нинди машина алса да – ул кешенең шәхси эше, ул аны хәләл хезмәте белән тапкан акчасына ала, бюджет акчаларына түгел. Аннан соң, машина белән урамда йөрисең, ә өстәл ул кеше алдына чыгарып селтәп мактана торган әйбер түгел. Илфак Шамилевич минем фикерләремне тыңлап тормады, үз сүзен дәвам итте:

– «Глава» ( Әлегә башкарма комитет җитәкчесе булса да, Энгель Фәттаховны районда шулай атыйлар – А.З.) янына нинди генә кешеләр килми! Анда бит инде «нормальный», «на уровне» өстәл куярга кирәк. ДСП өстәл кертеп куйсыннармыни, мәктәп партасы кебекне?

– Димәк, сез моны район күтәрә алырлык сумма дип уйлыйсыз инде?

– Бәй, кәнишны.

– Ә районыгызда халыкның яшәү дәрәҗәсе ничегрәк соң, «глава» бүлмәсендә фәлән йөз меңлек өстәл торырлыкмы?

– Хәлебез нормаль алай, бөтен программаларга да катнашып барабыз инде.

– Ә бу шау-шу нигә күтәрелде дип уйлыйсыз? Сезнеңчә ни өчен бу хәбәр кешеләрдә канәгатьсезлек уятты?

– Навальный гомер буе кире сүз сөйләүче кеше булды бит инде ул. Монда ришвәт юк бит, бөтен нәрсә конкурс аша үткәрелә. Бөтен нәрсәдә үтә күренмәлелек (прозрачность) бит хәзер, – дип әңгәмәбезне йомгаклады Бариев.

Ришвәт юктыр да, әмма халыкка «госзакупки» аша җиһаз кайтаруның серләрен ачыйк әле. Гадәттә, җитәкче кеше башта билгеле бер оешмадан үзенә ошаган әйберне караштырып куя. Аның зурлыкларын, тышкы кыяфәтен, төсләрен тасвирлап, безгә шундый җиһаз кирәк, дигән игълан элә. Бу тасвирламага туры килердәй җиһаз, бәлки, җитәкченең күзе төшкән кибеттә генә бардыр. Алдан ул теге кибет белән дә сөйләшеп куярга мөмкин. Янәсе, йоклап ятмагыз, сайтка бу хакта мәгълүмат эләбез, соңыннан шундый өстәл бездә бар, дип, җиһазыгызны тәкъдим итәрсез. Бәлки бу тасвирламаларга туры килгән өстәлне бары тик бер кибет кенә тәкъдим итә аладыр, ә бәлки өч кибет. Өч кибет булса, аукцион уза – кайсысы арзанрак хакка сата, шуныкын алалар. Әмма, гафу итегез, алагаем зурлыктагы шпон өстәл нинди очракта да 3 тиен тормаячак. Шуңа күрә, монда аукцион үткәреп торсалар да, тормасалар да, шпон өстәлнең ясалма булмаганын аласың икән, йөз меңнән дә арзан тормаячак. Кыйммәтрәк, однако…

Алга таба Актаныш районы совет аппараты җитәкчесе Айрат Сөнәгать улы Кәрамовка шалтыраттык.

– Мин «не в курсе». Ишетмәдем дә, күрмәдем дә белмәдем дә! – диде дә, саубуллашып та тормастан телефонын өзде ул. Белмәгәннең беләге авыртмый, кәнәфиеннән дә «очыручы» булмый. Шуңа Айрат Сөнәгат улының ашык-пошык телефон ыргытуына бик гаҗәпләнмәдек. Хәленә керәбез, аңлыйбыз – Актаныштагы переворотлар чорында эш урынын югалтасы да килмидер, бәлки. Ләкин киләчәктә кеше белән аралашканда итагатьлерәк булсагыз иде!


Шәрип авылының «төзек юллары»

ӨСТӘЛ БУШЛАЙ БУЛСА – ШӘП ИНДЕ!

Навальный штабы тикшеренүләреннән соң, Актаныш хакимият йортына җиһаз алу тендерын юк иткәннәре билгеле булды. Ни өчен – монысы хакында мәгълүмат бирмәделәр. Кемнәрдер, район түрәләре бюджет акчаларының кая китәчәге турындагы мәгълүмат халыкка фаш ителгәннән соң, уңайсызланып калгандыр, дип фаразлады. Ә актанышлылар моны үзенчә аңлата. Районның башкарма комитеты сатып алулар бүлеге җитәкчесе Алия Шакирова, мәсәлән, өстәл-кәнәфи өчен бирелгән гариза баштан ук дөрес төзелмәгән иде, ди:

– Бу хактагы белдерүне без сайттан 3нче май көнне алып аттык.

Сатып алулар бүлегенең бөтен составы алмашынган иде, без барыбыз да яңа хезмәткәрләр – беребез дә бу өлкәдә эшләгән кешеләр түгел идек. Шуңа күрә «заявка» дөрес җибәрелмәгән булган. Өч кешебез укуда булып кайтты, анда булып кайтканнан соң, «главага» бәяләр дөрес куелмаган булуын аңлаттык. Моны ишеткәч, Энгель Нәвап улы: «Булды, законны бозмагыз. «Отменить» итегез», – диде. Ә интернетта бөтенләй урынсыз тавыш күтәрәләр. Сатып алулар буенча дәүләт комитеты бар. Ул билгеле бер бәядәге җиһазлар исемлеген төзи. Шуннан да кыйммәтлерәген алып булмый. Шушы исемлектән чыгып без бөтенләй башка төрле җиһазлар сайлап алачакбыз һәм шуларны кайтартачакбыз», – дип аңлатты җитәкче «Безнең гәҗит»кә.

«Ә бу юлы башлык утырачак өстәл ничә мең сум торачак?» – дигән сорауга җавап бирергә икеләнде. «Ашыкмыйбыз без хәзер. Җентекләп эзлибез, әлегә сайламадык», – дип белдерде Алия Шакирова.

Моның кадәр шау-шу чыкканнан соң, Энгель Нәвап улының өстәле 175 мең сум тормас, мөгаен. Әмма 3нче май көнне Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова районнардагы иң бай түрәләрнең исемен атаганда беренче өчлеккә Энгель Фәттаховны да кертте. Аның 2017нче елда алган еллык кереме 11,7 млн сум тәшкил итә. Димәк, купшы өстәл кирәк булса, үз кесәсеннән дә түли алырлык.

Хәер, үз кесәң – үзеңнеке шул инде ул, ни дисәң дә, бушлай килгән түгел… Бушлай килсә, ул өстәл артында киңәшмә үткәрүе үзе бер бәйрәм буласы булган, чукынчык…

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле