Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова янә тоткарланып, тиздән сак астына алынырга мөмкин. Моңа кадәр ул март аеннан бирле гипертоник криз белән хастаханәдә дәвалана иде.
Водопьянова янап акча алуда шикләнә. 2015 елны профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова «Бәкер» шифаханәсенең баш табибыннан үзенең гомерен иминиятләштерүне күздә тотучы килешү төзүен таләп итә. Соңрак әлеге килешү нигезендә 500 мең сум тирәсе акча алган. Мондый фактлар тагын кабатлана. Барлыгы җитәкче 3 млн сум үзләштергән булырга мөмкин.
Бу фактлар нигезендә җинаять эше ачылган.
Водопьянова үзе «Бәкер» шифаханәсе баш табибы Марат Ибраһимовны яла ягуда гаепләп чыкты, дип яза «БИЗНЕС Online».