Татарстан табиблары яшь хатынны газаплап үтерүдә гаепләнә

-- Лэйсирэ

22 февральдә Бөгелмә Үзәк район хастаханәсендә 22 яшьлек кыз үлеме буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты хәбәр итте, дип яза Интертат.

Табибларны вазифаларын тиешенчә үтәмичә, үлем очрагы китереп чыгаруда гаеплиләр.

Тикшерү версиясе буенча, 18, 19 февраль көннәрендә бу кыз үзен начар хис итеп табибларга мөрәҗәгать иткән. Аңа амбулатор дәвалану тәкъдим итеп, яшәгән урынына кайтарып җибәргәннәр.

20 февральдә бу кызны «ашыгыч ярдәм» белән Бөгелмә Үзәк хастаханәсенә китергәннәр. Ләкин табиблар аны тагын хастаханәгә салмаган.

Кичен бу кызны кабат хастаханәгә китергәннәр һәм реанимациягә салганнар. Шул ук вакытта табиблар квалификацияле ярдәм күрсәтмәгән һәм кыз җан биргән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Бәйле