Бакчачы Хәнәфи Гарәфиевтән бәрәңге утырту серләре

-- Лэйсирэ

Бәрәңге утыртыр чак җитә бит, җәмәгать. Авылда иң зур эшләрнең берсе ул – бәрәңге утырту. “Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, бигрәк тәмле бәрәңге!” Ни чәчсәң – шуны урырсың дигән гыйбарәне истә тотып, “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстан шартларына яраклы бәрәңге сортлары, утырту үзенчәлекләре турында Арча районы Иске йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гарәфиевтан сорашты.

“Каен яфрагы тәңкә кадәр булганда гына, бәрәңге утыртырга була”

— Хәнәфи Гыйльметдинович, бәрәңгене кайчан утыртырга мөмкин?

— Хәзер авыл халкы, бер-берсенә иярепме, әллә кояш карый башлауга карапмы, бәрәңгене иртә утыртырга тотына. Бәрәңге утыртырга әлегә иртә, чөнки туфрак салкын, бакча тиешле дәрәҗәдә өлгереп җитешмәгән. Иң төп шарт — җир өлгергән булу. Быел яз иртә килмәде, табигать тә соңга калып уянды, шуңа күрә әле бәрәңге утыртырга киңәш итмәс идем. Туфрак быел май уртасына гына өлгерер дип көтелә. Гомумән, безнең республикада “икенче икмәк”не утыртыр өчен иң кулай вакыт – майның икенче яртысы. Артык соңга калып утыртырга шулай ук ярамый. Җәй башында утырткан бакчаларда, гадәттә, уңыш күпкә азрак була.

Туфракта температура 16-19 градуска җиткән икән, аны, туфрак төренә карап, 6-8 см тирәнлектә утырталар. Шундый режим сакланганда, бәрәңге ныклы борын җибәрә ала. Берничә көн элек термометр белән җирнең җылылыгын тикшердем, ул туфракның салкын булуын күрсәтте. Әле туфрак пластилин кебек каты, аңа бәрәңге утыртып булмый. Чөнки ул озак тишелеп чыгачак. Халык сынамышлары буенча, каен яфрагы тәңкә кадәр булганда гына, бәрәңге утыртырга була дип санала.

Элек әби-бабаларыбыз басуларда солы, арпа, борчак чәчелеп беткәннән соң гына бәрәңге утыртырга керешәләр иде.

Тагын бер-ике атна узгач кына бакчаны сукалатырга була. Шуны истә тотарга кирәк: сукаланган җиргә шул ук көнне бәрәңге утыртыртмагыз. Чөнки туфрак утырып, җир җылынып китәргә тиеш.

— Иң беренче чиратта, җирне көздән үк яхшы итеп эшкәртеп, сөреп куярга кирәктер?

— Әйе, туфракны эшкәртүгә дә игътибар бирү мөһим. Мөмкинлек булса, көз аенда туфракка черемә кертергә киңәш итәм. Авыл җирлеге өчен иң кулае — тирес кертү. Бакчага өч ел торган черемә кертсән яхшы, ул туфракны йомшартып, күпертеп җибәрә. Шәһәрдә торучыларның черемә кертергә мөмкинлеге булмаса, бакчага гәрчич, арыш, арпа, борчак чәчсеннәр. Алар яхшы сидерат булып исәпләнә, тиресне алыштыра һәм бакчаны дезинфекциялиләр.

“Алабута күпләп үссә, бәрәңге утырту урынын үзгәртергә кирәк”

Һәвәскәр бакчачы бер кызыклы факт та әйтте. Чүп үләннәре ярдәмендә бакчадагы туфракның авыру билгеләрен ачыкларга мөмкин. Бу күп очракта туфрак составы үзгәргән, аңа нидер җитми башлаган вакытта күзәтелә. Мәче чыршысы, бака яфрагы үскән бакчаның туфрагы ачы була. Алабута күпләп үссә, бәрәңге утырту урынын үзгәртергә кирәк, чөнки туфрак бозылган. Туфракны төчеләндерү һәм “дәвалау” өчен 7-8 елга бер тапкыр булса да акбур алып кайтып сибәргә кирәк.

— Бәрәңгене ел саен бер үк урынга утырту дөресме?

— Билгеле, ял иткән җирдә уңыш күп була. Һәр ел саен бер үк урынга утыртырга ярамый. Тик авылларда шәхси бакча тотучылар “икенче икмәк”не ел саен бер урынга утыртырга мәҗбүр. Бу процессны монокультура дип атыйбыз. Күп еллар утыртылган кишәрлектә чүп үләннәре күпләп үсә, туфракта төрле авырулар да туплана. Бу очракта черемә кертү генә коткарып кала ала. Черемә кертми генә бәрәңге утыртсак, 5-6 елдан соң уңыш бик начар булачак.

“Ярган бәрәңгене көл сибеп утыртырга кирәк”

— Күпләр бәрәңгене икегә ярып утырта. Бу дөрес алыммы?

— Орлыкка дип калдырылган бәрәңгеләр 80 граммнан да олырак яки кимрәк булырга тиеш түгел. Тик кайбер эре бәрәңгеләрне ярырга туры килә. Аның киселгән җиренә бик тиз микроблар утыра, мондый бәрәңге тиз чери. Шуңа күрә ярган бәрәңгене көл сибеп утыртырга кирәк. Көл ул – калий ашламасы, бик файдалы ашлама. Бәрәңге утыртканда, чокырга көл салсагыз, ул бәрәңгене төрле авыруларга бирешүдән саклый. Әйтик, аның шиңү авыруыннан файдасы бар, ул җәрәхәтләрне каплый.

Тагын бер әйбергә игътибар итәргә кирәк: бәрәңгенең ярылган өлеше өскә карап калырга тиеш түгел, ярган якны аска каплап калдырыргыз. Шулай эшләгәндә ул тизрәк тишелеп чыга.

“Орлыкны гел алыштырып торырга кирәк”

— Безнең шартларга яраклы бәрәңге сортларын санап үтегез әле.

— Миңа ошаган иң уңышлы сортлар – “Голландский”, “Невский”, иртә өлгерә торган сортлардан “Жуковский ранний”, “Цыганка”. Бу сортлар фитофтороз авыруына бирешми торган, ашарга да тәмле булган бәрәңгеләр.

— Бер сортны ничә ел утыртырга була?

— Биш ел, аннан да озак утыртырга киңәш итмим. Гел бер урында үскәннән бакча талчыга. Шуңа, һичьюгы, орлыкны гел алыштырып торырга кирәк. Бер бакчага берничә төрле сорт утыртып карагыз.

— Яхшы орлык бәрәңгесен ничек сайлап алырга?

— Утыртасы бәрәңгене базардан түгел, кибеттән алырга киңәш итәр идем. Әйбәт симәнә сатып алыр өчен аның “күзенә” һәм формасына игътибар итәргә кирәк. Бәрәңгенең эчен ярып карагыз. Чөнки салкын базда торып аның өшегән булуы да ихтимал. Өшегән бәрәңге бөтенләй чыкмый, ул чери. Анда бернинди дә таплар, “юл”­лар юк икән, бу бәрәңгенең сау-сәламәт икәнен аңлата.

Иң яхшысы – бәрәңгене борынлатып утырту, бу очракта бәрәңге алдан өлгерә һәм ул фитофтороз авыруына каршы тора алачак. Борынлату дүрт-биш атна аз гына яктылыкта башкарыла. Бер күздән ике бәрәңге чыга дип исәпләнә. Тик аларның да “йокламаган күз” булуын мөһим.

Орлык бәрәңгесен күләгәле, кояш төшми торган урыннарда тоту яхшы. Ябык бинада булса, эчкә яктылык төшәргә тиеш. Иң кулай урын – печәнлек.

— Бакчачылар бәрәңгене салам күмеп кенә дә үстерә башладылар. Әлеге очракта чүбен утыйсы, арасын эшкәртәсе юк, дым күп саклана диләр. Сезнең моңа карашыгыз?

— Нәрсә генә уйлап чыгармыйлар инде хәзер. Үземә эшләп карарга туры килгәне юк, шуңа күрә алай күп мәгълүмат бирә алмыйм. Мин бу технологияне аңламыйм һәм дөрес дип тә санамыйм. Сабакка тамыр чыгарырга кирәк, шул очракта гына мул уңыш алып була. Туфрак өчен вакланган салам яхшы, ул балчыкны йомшарта. Тик бәрәңгене салам белән күмәргә киңәш итмәс идем. Бәрәңгене кояш күрергә тиеш түгел. Кызыксынучылар өчен экспериментны беренче елны әз кишәрлектә эшләп карарга мөмкин, ләкин бәрәңге туфракта үсәргә тиеш. Чөнки аңа черегән туфракның файдалы мәтдаләрен алырга кирәк.

— Соңгы елларда бик күпләр бәрәңгене агу белән эшкәртеп утырта. Ул колорадо кортыннан һәм авырулардан саклый диләр.

— Бәрәңгенең төп дошманы барыбызга да таныш булган — колорадо коңгызы. Шуңа күрә күпләр утыртыр алдыннан орлыкларны химик препаратлар белән эшкәртә. Кеше сәламәтлеге өчен бер зыяны да булмаган биологик препарат юк. Ничек кенә булмасын агу – агудыр инде ул. Утыртканда бернәрсә дә кулланмыйм. Хәзер кортлар очаговый гына күренә, бөтен бакчаны басып алмыйлар. Бөтен бәрәңге бакчасын агуламыйм. Яңгырлы ел булса улиткалар күренергә мөмкин, алардан известь төнәтмәсе ярдәмендә котылырга мөмкин.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА, Интертат
Фото: Рәсих Фәсхетдинов

Бәйле