Татарстанда эшләнгән пилмәннәрдә инфекция табыла

-- Лэйсирэ

Уфадагы «Лента» гипермаркетларының берсендә сатылучы пилмәннәрдә листерия бактерияләре табылган.Әлеге ярымфабрикатларның Казанда җитештерелүе мәгълүм, дип яза Мәйдан.

Инфекция табылу белән продуктны партиясе белән сатудан алганнар. Хәзерге вакытта ул изоляцияләнгән урында саклана. Шулай ук инфекциянең продуктка ничек килеп эләгү сәбәпләре ачыклана.

Листериоз — киң таралган куркыныч табигый инфекцион авыру. Ул кешеләрдә һәм хайваннарда очрый. Авыру нәтиҗәсендә үзәк нерв системасы, бавыр, лимфатик система зыян күрергә мөмкин. Табигый шартларда әлеге чир күп кенә кыргый хайваннарда күзәтелә, шул исәптән кимерүчеләр һәм кошларда да очрый.

Бәйле