Кемгә төртсәң, шул “шагыйрь” [кызыклы фикер]

-- Лэйсирэ

Күп әйбернең кадере беткән кебек, сүзнең дә кадере бетте. Телефоныма, ватсапка, көненә фәлән кадәр открытка, сурәт, кыска текст килә. Иртә таңнан килеп төшә башлый бу хат-хәбәрләр, төн җиткәнче киләләр дә киләләр. Кемнеңдер хәерле иртә, уңышлы көн, бәхет, саулык, тыныч йокы, хәерле төн, тәмле төшләр теләве бик күңелле, моңа бер сүзем юк.

Әмма арада шулкадәр тозсыз, “чыктым аркылы күпер”дәй шигырьләр, дүртьюллыклар була, шуларны иҗат итеп утыручыларга ачуым чыга. Кешеләргә хәерле көн яки төн, бәхетле гомер теләүчеләр нигә аны шигырь рәвешендә җиткерергә азапланалар икән?

Ни татарча ул дүртьюллыклар, ни русча, анда ни рифма, ни мәгънә – берни юк. Ничек туры килсә, шулай җыелган сүзтезмәләр. Җитмәсә, күбесендә шыр хата. Хәлеңнән килмәгәч, нигә сүз уйнатырга?

Хәзер такмак чыгарырга остарып киттеләр бит, данлыклы уен командасы берәр ярышта җиңсә дә, танылган кеше үлеп китсә дә, олы фаҗига булса да, тоталар да шигырь “иҗат итә” һәм шуны социаль челтәрләр аша тарата башлыйлар. Тиз генә әмәлләнгән “иҗат җимеше” шактый аудиториягә тарала. Күпчелек шуны “аһ-ух” килеп, сокланып, илһамланып укый, тизрәк дусларына, танышларына җибәрергә ашыга.

Сүзне алай кадерсезләргә, болай да ярар әле дип язарга, татар теле белән алай саксыз кыланырга ярамый инде. Вакланабыз, чүпләнәбез ләбаса…

Н.СӘЙФЕТДИНОВА. Казан. Татарстан яшьләре

Бәйле