Булат Ләйсән белән кечкенә Зәйнәпне роддомнан каршы ала [фото, видео]

-- Лэйсирэ

17 май җырчы Ләйсән Гыймаева белән шоумен Булат Бәйрәмов өченче тапкыр әти һәм әни булды дип хәбәр иткән идек. Бүген Ләйсән белән кечкенә Зәйнәпне бәбиләр тудыру йортыннан чыгарганнар. Аларны иң якыннары, шул исәптән олы кызлары Таңсылу һәм Зифа да каршы алган.

«Киттек, без өйгә кайтабыз! Яңа тормышка яңа кеше белән. Барлык килгән котлауларга шатлыгыбызны бүлешкәнегез өчен зур рәхмәт», дип яза Инстаграмда Ләйсән.

Ә Булат инде төпчек кызларына бүләкләр дә җыя башлаган.

Бәйле