Татарстан мөфтие мөһим петицияне имзаларга чакыра

-- Лэйсирэ

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Путиннан ана телләрен ихтыярига калдыру канунын кире кагуны сорап язылган петицияне хупларга чакырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

«Мәктәптә туган телгә урын булырмы әллә юкмы? Бүгенге көндә туган телнең алдагы язмышы һәм статусы турында шундый сорау тора. Без Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә тел проблемын зур борчылу белән кабул итәбез һәм татар халкының һәм татар теленең милли бердәмлеген саклауга ярдәм итәргә омтылабыз», диелә мөфти мөрәҗәгатендә.

Ул Шиһабетдин Мәрҗаниның “Исламны саклауда өч әйбер ярдәм итә – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәтләр”, дигән сүзләрен китерә. Моннан тыш, Камил хәзрәт Коръәндәге «Кешеләр! Без сезне ир-атлар һәм хатын-кызлар итеп яраттык һәм бер-берегезне белсен өчен милләт иттек» (әль-Хөҗрәт сүрәсе, 13нче аять) дигән җөмләне дә телгә ала.

«Әлеге мөһим аять халыклар арасындагы мөгамәлә нигезендә үзара аңлашу булуын, шулай ук һәр халыкның Аллаһ рәхмәте белән үз милли көнкүреше булдырылганлыгын күрсәтә. Биредән ачык аңлашыла: туган тел ул әманәт булып тора. Ягъни Аллаһ Тәгалә аны сак һәм җаваплы булып саклау өчен бирә. Башка сүзләр белән әйткәндә, Без Аллаһ Тәгаләнең күрсәтмәсен үтәмибез дигән сүз. Аның зирәклеге искиткеч: үз халкыңның дини-идеологик һәм мәдәни-әхлакый кодын туган телдә булмыйча башкача ничек тапшырып булыр иде соң?», ди Камил Сәмигуллин.

Мөфти сүзләренчә, кеше үзенә иң авыр минутларда Аллаһ Тәгаләгә ярдәм һәм гафу сорап ялвара һәм без моны туган телебездә башкарабыз. «Йөрәк түреннән әйткәндә дога зур көчкә ия. Туган телне саклыйк, хөрмәтле диндәшләрем», диелә мөфти мөрәҗәгатендә.

Путиннан ана телләрен ихтыярига калдыру канунын кире кагуны сорап язылган петиция 23 майга 34 мең тирәсе имза җыйган. Әлеге имзалар башка инстанцияләргә мөрәҗәгатьләр юлларга нигез булып торачак.

Бәйле