Татарстанда 80 процент бәрәңге уңышын юк итәчәк авыру аталды

-- Лэйсирэ

Көннәр җылыну белән табигатьтә зарарлы корткычлар, бөҗәкләр активлаша. Бу хакта “Татар төбәкара ветеринария лабораториясе” дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Айтуган Мөбәрәков һәм фитосанитар күзәтчелек һәм орлыкның сыйфатына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров сөйли.

Белгечләр әйтүенчә,Татарстанның 21 торак пунктында, 14 районда «алтынсу бәрәңге нематодасы» табылган. Ул 80 процент бәрәңге уңышын юк итәргә мөмкин. Әлеге очракны булдырмас өчен берникадәр киңәш бирелде.

Иң төп кагыйдә — башка төбәкләрдән кергән бәрәңгене сатып алмаска кирәк. Мәсәлән, Чувашиядә нематода шактый киң таралган, республикага аннан килеп бәрәңге сатучылар күп. Шуңа күрә алырга телисез икән, карантин сертификатын сорарга, җентекләп тикшерергә онытмагыз. Иң яхшысы – моңарчы сыналган сортлы бәрәңге утыртыгыз.

Немотода авыруын булдырмау чараларының берсе — нематодага каршы торырга сәләтле сортлар утырту. Алар: “Латона”, “Зекура”, “Жуковский”, “Пригожий”, “Кортни”.

Зарарланган туфракны эшкәртү өчен уҗым арышы, гәрчич, рапс, көзге бодай кебек культуралар чәчеп үстерергә кирәк, ди белгечләр.

Чыганак: Интертат

Бәйле