Ленар белән студент елларыннан таныш без. Үз фикерле, белемле, актив, әрсез, бәхәсләшергә яратучан егет буларак күңелдә саклана ул. Балтач районының Салавыч авылында туып-үскән гап-гади татар егетенең Америкага китеп баруы минем өчен яңалык булган иде заманында. Ә бүген ул әлеге илнең рәхәтен татып, үз юлын табып, матур гына яшәп ята.
– Ленар, еш кына билгеле шәхесләрдән шундыйрак сүзләр ишетергә туры килә: “Кайсы илдә тугансың, шунда яшәргә, үсәргә, аны яратырга кирәк. Бу – синең язмышың”. Җәмәгать эшләрендә, татар дөньясында актив кайнашкан татар егетенең Америкага китеп баруын ничек аңларга?
– Кайсы илдә тугансың – шунда яшәргә, аны яратырга тиешсең, дигән сүзләр белән килешәм мин. Ләкин өлешчә генә. Амбициясе, мөмкинлеге булган кеше яңа үрләргә, баскычларга омтылырга тиеш дип уйлыйм. Татарстанда яшәгәндә бер мәлне үземне “тупик”ка эләккән кебек тоя башладым. Бернинди үсеш булмады. Тормышыма ниндидер үзгәреш кирәк иде. 2010 елда беренче тапкыр Америкага укырга дип киттем. Дүрт ай эшләп, акча туплагач, туган якларга кайтырга туры килде. Ул вакытта Казанда укуым тәмамланмаган иде әле. 2013 елда янәдән Пенсильвания штаты Питтсбург шәһәренә инглиз телен яхшырак өйрәнү максаты белән килдем. Башта Америкада калу уе юк иде. Белем туплап, тагын Татарстаныма кайтып хезмәт итәсем килде. Ләкин Америкада озаграк яшәгән саен, сагыну хисләре дә бетеп китте. Беркемнең ярдәменнән башка, барысын да нульдән башлау теләге уянды. Үзем дә сизмәстән, бу җәмгыятьнең бер өлеше булып куйдым.
– Америкага эләгү бик авыр, диләр…
– Виза алу процессы озак. Ул лотереяга охшаган: йә аласың, йә юк. Америка консулы сәбәпләрен аңлатмый. Бу илгә эләгүнең гади юлы: үзеңә кирәкле университетны табасың, “студент буларак сезгә киләм” дип визага документларыңны бирәсең. Алар сиңа булышалар. Җәй көне студентлар төрле программалар аша бирегә эшкә килә ала.
Әти-әнисе, энесе янәшәсендә
– Америка ничек каршы алды?
– Америка беркемне дә колач җәеп каршы алмый. Килеп төшкән мизгелләрдә җиңелчә шок кичердем. Үземне ялгыз хис иттем. Тирә-юньдә бер белмәгән кешеләр. Моңарчы чит илдә булганым юк иде чөнки. Беренче айларым бик авыр булды, бик озак эш эзләдем. Телне дә белергә кирәк. Шунысы гаҗәпләндерде: бу илдә кешеләр бөтенләй акча дип яшәми. Кешенең киеменә, матди ягына, кыяфәтенә карап фикер йөртү дигән нәрсә дә юк. Халкы гел елмая. Мине бу нәрсә бик аптырашта калдырды. Ярдәм сорасаң, шундук булышырга ашыгалар. Бик сусап, берәр ресторанга керсәң, анда сиңа бушлай су тәкъдим итәчәкләр.
Америка тырыш кешеләрне ярата. Яшьләр өчен мөмкинлекләр зур. Дәүләт кече бизнесны үстерүгә зур булышлык күрсәтә. Документлар тиз эшләнә. Америкада берәр бизнес ачылса, дәүләттән 100% ярдәм көтәргә мөмкин.
– Инглиз телен яхшы белә идеңме?
– Телне 20% кына белгәнмендер. Хәзер әйбәт беләм инде. Әдәби телне генә аңлау кыенрак. Әлегә төп максат: матур итеп инглиз телендә текстлар язу, фәнни китаплар уку.
Америкада яшәүче татарлар белән
— Хәзер ни белән шөгыльләнәсең?
– Үземне айти өлкәсендә таптым. Укуны тәмамлагач, берничә оешмада эшләргә мөмкинлек бар иде. Техник белемем булмаса да, барыбер әле әйбәт кенә эшләп киләм. Үземә дә ошый. Америкада студент булган чакта уку белән беррәттән төрле урыннарда эшләргә туры килде: төзелештә, сэндвич-кафеда, пицца ресторанында… Айти өлкәсенә килү бик вакытлы һәм уңышлы булып чыкты. Америкада яшәүче күп кенә татарлар бу өлкәдә хезмәт куя.
– Америкада машинаң номерына “ТАТАР” дип язгансың...
– Кыяфәтем үзенчәлекле булгангамы, акцент та үз эшен эшлидер инде, еш кына: “Сез кайдан?” – дип сорыйлар. Андыйларга динебез, мәдәниятебез, милли ризыкларыбыз турында аңлатам. Яңа сүзләр өйрәтәм. Бик теләп өйрәнәләр. Татарны дөньяга таныту – бурычым дип уйлыйм. Кайбер дәүләтләре булмаган халыкларны да беләбез. Ә дәүләте булган татарны һичшиксез дөнья белергә тиеш!
Чын татар үз милләте белән горурланырга кайда да җай таба ул
Нәзилә Хуҗина Акчарлак