Алла Пугачеваның “никахсыз туган улы” Исхак Хан кешеләр дәвалый башлаган [НТВ видеосы]

-- Лэйсирэ

2009нче елларда Казаннан Мәскәүгә китеп барган татар дискотекалары йолдызы, популяр җырчы Исхак Хан үзенең концертларында кешеләрне дәвалый башлаган. Мондый сәләт аңа көтмәгәндә килә. Бу хакта җырчы Татар-тудей сайтына үзе сөйләде.

Легендар Алла Пугачева белән Валерий Кузьминның «никахсыз туган улы» Иван Пугачев, икенче төрле Исхак Хан инде бик күп еллар Мәскәүдә яшәп иҗат итә. Күптән түгел җырчыда тамашачыларның авыруларын күреп, музыка ярдәмендә дәвалау сәләте ачылган.

Яман чир белән авырган сеңлесен күрсәтергә дип Краснодар ягына бер әбигә барган Исхак Ханга әлеге карчык: «Синең үзеңдә дә дәвалау сәләте ачылачак», дип кайтарып җибәрә.

Бүген сеңлесе исән-сау һәм, дөрестән дә, җырчының шушы сәләте ачылып, гадәти тормышта, чынбарлыкта чагыла башлый. Концертына килгән кешеләр арасында нык авырый торганнарын сәхнәдә басып торган килеш тоемлый башлый ул. «Андыйларны ничек сизәсез, күрәсез?» дигән сорауга: «Алар залда кап-кара төен кебек күренәләр», дип җавап бирде Исхак Хан.

«Җырлый торгач концерт ахырына таба бу кара төеннәр алсуланып, кайберләре бөтенләй юкка чыга», ди ул. «Мондый дәвалау концертларыннан соң бик арыймын, энергиям бетә, ләкин кешеләргә музыка һәм җырларым ярдәмендә ихлас ярдәм итә алуым күңелемә җиңеллек бирә», дип сөйләде безгә җырчы.

Сүз уңаеннан, бүген Исхак Ханны НТВ каналыннан күрсәттеләр. «ЧП. Расследование» тапшыруында Исхак Хан — Иван Пугачевның Алла Пугачева улымы-юкмы икәнлеген ачыкладылар. Видеоны сезгә дә карарга тәкъдим итәбез:

Бәйле