Чүлмәк салу аналык төшүдән дә коткара, ирлек көченә дә тәэсир итә

-- Лэйсирэ

Медицина алга атлый, дәвалану ысуллары арта, дисәк тә, хәтта заманча медицина да дәваларга сәләтсез авырулар бар. Шундыйларның берсе — әгъзалар төшү. Халык телендә аны “эч төшү” дип атыйлар. Элек бу тайпылыштан эчне уып, майлап, чүлмәк куеп котылганнар. Әмма әлеге ысул тора-бара онытылган һәм аның тәртибен белүчеләр сирәк.

Халык табибы Алмаз Зарипов исә моның серләрен белә һәм авыруларны дәвалауда куллана икән.

— Алмаз, эчкә массаж ясау һәм чүлмәк салу ысуллары электән кулланылган. Аларның файдасы нидә?
— Фарсы табибы, галим Әбу Гали Хөсәен ибн Габдулла: “Эч һәрнәрсәдә беренчел”, — дигән. Шуңа да анда тәртип урнаштыру бик мөһим. Эчне урынына утырту электән булган, халык телендә моны “эчне төзәтү”, “эчне уу” дип йөрткәннәр. Әлеге ысул эчке әгъзалар төшкән яки урыныннан күчкән очракта, операцияләрдән соң спайкалар барлыкка килсә, хатын-кыз балага уза алмаса кулланыла. Шулай ук эч кату, эчтә тоткарлык булу нәтиҗәсендә әчү, үлекләү процесслары башланганда чүлмәк салу, массаж ясау яхшы…

— Эчкә массаж ясап, шактый чирдән котылып була, дип ишеткәнем бар. Моны ябыгу өчен файдаланып буламы?
— Эчкә массаж ясау ашкайнату системасында тайпылышлар булганда, эч катканда, симерү күзәтелгәндә, эчәклектә җәрәхәтләр барлыкка килгәндә, геморрой борчыганда, ашказаны һәм эчәклек төшкәндә каралган. Төп максат — эчәклек эшчәнлеген яхшырту. Ул әйбәтләнсә, бөтен организмда кан әйләнеше дә җайга салына.

Эчкә ясалган массажның кан тамырларына, йөрәккә дә уңай йогынтысы бар, тән тиресе дә сәламәтләнә. Инфаркт һәм инсульттан соң тернәкләндерү чорында нәкъ шушы массажны ясарга киңәш итәләр. Эчкә йомшак кына баскач, авырту да басыла. Аның нерв җепселләрен йомшартуы, алмашу процессын тизләтүе дә билгеле. Бу ысул ярдәмендә, чыннан да, ябыгырга мөмкин.

— Чүлмәк салуның тагын нинди файдасы бар?
— Хатын-кызның эченә 1,5 литрлы чүлмәк куйсаң, төшкән әгъзаларны үз урынына кайтарып була, спайкалар юкка чыга. Мәсәлән, гүзәл зат аналык яки бөер төшүдән интегә икән, бу ысул аңа ярдәм итәчәк. Авыруларны дәвалаудан тыш, чүлмәк билне нечкәртү үзлегенә дә ия, аны куйганнан соң, хатын-кызның бил әйләнәсе шундук 1,5-2 сантиметрга кими. Чүлмәк куяр алдыннан эчне уам, нәкъ борынгы әбиләребезчә эшлим.

Халык медицинасында вакуумлы терапия эчке әгъзаларның эшчәнлеген яхшырту өчен кулланылган. Гадәттә, эчкә балчыктан ясалган чүлмәк яки пыяла банка куела. Бу ысул аналык төшкән очракта файдалы. Күп гүзәл затлар нәкъ шушы сәбәп аркасында йөккә уза алмый. Ә чүлмәк салып, аналыкны үз урынына кайтарганнан соң, алар авырга кала. Практикамда шундый хатын-кызлар очрады. Бүсер булган очракта да чүлмәк ысулын кулланырга ярый. Борынгы әби-бабаларыбызның хастаханәгә бару мөмкинлеге булмаган, шуңа да алар үз дәвалану ысулларын уйлап тапкан. Һәм аларның шундый нәтиҗәле, заманча медицина эшли алмаганнары да бар.

— Ирләргә дә чүлмәк салалармы?
— Әйе, авыр эш башкарган ирләр арасында эче төшкәннәр шактый. Эчкә массаж ясау һәм чүлмәк салу кан әйләнешен яхшыртып, ирлек көченә дә уңай тәэсир итә. Чүлмәк салдыручылар арасында: “Элек аякларым гел салкын була иде, хәзер җылынды”, — дип әйтүчеләр бар. Иң мөһиме — дәвалануның бу ысулында бернинди химия кулланылмый.

— Әгъзаларны урынына кайтарырга ничә сеанс кирәк?
— Гадәттә, 5-6 тапкыр җитә.

Рәзилә РӘСИМ, Ирек мәйданы

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий