Журналист Сабантуйда ат бәреп екканнан соң җиде сәгать полиция көтә [фото]

-- Лэйсирэ

Бу хәл 26 майда Башкортстанның Кырмыскалы районында була. Сабан туе башланырга 15 минут кала республика телеканалы корреспонденты Азат Галиуллин ат астына керә. Бу хакта «Башинформ» яза.

«Миңа үземне Некрасов поэмасы герое итеп хис итәргә мөмкинлек бирделәр. «Мин чабып барган атны туктаттым!» Тигез булмаган көрәштән соң миңа уколлар кадап, тагын бер тапкыр рус классикасы герое ителәр. Чехов урымындагы район сырхауханәсенең №6 палатасына салдылар, — дип яза журналист. — Ат бәреп екканнан соң җиде сәгать үткәч килгән район полициясенә аерым рәхмәт… Ат Сабан туе башланганчы ук килгән иде. Шул рәвешчә ул бу гадәттән тыш хәл булуда оештыручыларны гаепләрләр дигән өмет уята».

«Башинформ» язуынча, мондый хәлләр былтыр да булган. 2017 елның маенда Караидел районында Яңа Бәрдәш авылы башлыгы көчле музыкадан өреккән атны тотып калып, кунакларны коткарып калган.

Интертат

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий