Пропагандист Владимир Соловьевның байлыгы күпме?

-- Лэйсирэ

Пропагандистның биографиясен «Собеседник.ру» басмасы өйрәнергә алынган. Соңгы өч елда Русия хөкүмәте пропагандасын әйдәп баручы Владимир Соловьев хәтта Владимир Путин турында өч фильм иҗат иткән. Песков бәяләгән «бик шәп фильмны» төшерү өчен президент белән якыннан аралашырга кирәк. Мондый ышаныч теләсә кемгә бирелми.

Соловьевның Русиядә беренче дәүләт уйлаучысы икәне фильмнарыннан тыш та аңлашыла. Коллегалары арасында аның кебек телевидениедә, радиода күп чыгыш ясаучы башка юк. Мәгълүмат сугышчысының уңышы нәрсәдә соң?

Әйткән сүз – аткан ук

2008 ел.

— Человек, который попытается начать войну России и Украины, является преступником, притом я не могу себе представить, какого размера. В Украине живут братские нам по духу, по крови, по общей истории люди… Не надо кричать «Севастополь наш!» Не надо кричать «Крым наш!»

2013 ел.

— Да не дай бог, чтобы Крым вернулся в состав России. Нет никакого юридического основания. А зачем вам Крым?.. Хрущев же отдал (Крым – ред.) абсолютно легитимно. Если мы вдруг говорим (о возврате Крыма – ред.) – значит, война. Вы хотите воевать с Украиной? Сколько украинских и русских жизней вы готовы положить на то, чтобы захватить Крым, который давно уже стал татарской территорией?.. Крымчане против.

2014 елгы чыгышыннан:

— Этот день мы приближали как могли. Крым и Севастополь снова в составе России. Историческая справедливость восторжествовала!

Кулында – Rolex, муенында – чылбыр

Соловьев үзенең тормышы турында җәелеп китеп сөйләргә яратмый. Аның Сурков һәм Фридман белән бер институтта укуы мәгълүм. Сабакташлары югары дәрәҗәләргә күтәрелгәндә ул Мәскәүнең гади бер мәктәбендә математика һәм физика фәннәрен укыткан. 1990 елда кичәге укытучы АКШка китеп бизнес белән шөгыльләнә һәм берничә елдан кире әйләнеп кайта.

Әгәр дә “Серебряный дождь” радиостанциясе гендиректоры Наталья Синдеева (хәзер “Дождь” телеканалы гендиректоры) булмаса, аның йолдыз сәгате сукмас иде дә. Нәкъ менә Синдеева аудитория өчен Соловьевны ачучы. Дөрес, алып баручының фикере үзгә: Соловьевның раславынча, Сиднеева аны “эзләмәгән” имеш, радиога урнашырга башка кешеләр булышкан.

– Ул шулай әйттеме? – дип гаҗәпләнә Наталья. – Нигә ялганлавын аңламыйм, хәзерге вакытта биографиясенең бу өлешен яшерсә яхшырак бит. Тыңлагыз: бу хәл 1998 елда булды. Радиостанциядә дүшәмбе һәм җомга көннәрендә Александр Гордон үзенең “Хмурое утро” тапшыруы белән танылган иде инде. Ә чәршәмбе һәм пәнҗешәмбедә ике кызыбыз “Английский с улыбкой” шоуын уртача дәрәҗәдә генә алып бардылар. Көннәрнең берендә инглиз телен белүче кыз чирләп китте. Программаны эфирдан төшереп калдыра алмыйбыз, ә компания хезмәткәрләре арасында рәтләп инглиз телендә сөйләшүче юк. Шунда бер менеджерыбыз үзенең элек эшләгән җирдәге җитәкчесен (Соловьевның персоналлар туплау буенча фирмасы булган) чакырырга тәкъдим итте. Ул инглизча шәп сөйләшә, “тыкылдарга” ярата ди. Хәл котылгысыз иде – шуңа күрә ризалаштык. Икенче көнне иртә белән ул вакыттагы ирем , “Серебряный дождь” радиостанциясенә нигез салучыларның берсе Дмитрий Савицкий белән радионы кабызып җибәргәч, тыңлаучылар белән урысча һәм инглизча җиңел аралашучы, тере реакцияле, белемле һәм искитмәле тавышлы кешенең тапшыруны алып баруын шаккатып тыңладык. Позитив, шат күңелле, юморлы Соловьев күңелсез, караңгы интеллектуаллы, әдәпсез Гордонның капма-каршысы иде. Безгә нәкъ шундый кеше кирәклеген тиз аңладык. Дима эфир азагында радиога килгәч, сөйләшүләр бүлмәсендә кыска чәчле, кулына алтын Rolex сәгате, муенына чылбыр таккан 130 кило тирәсендәге авырлыктагы Соловьевны күргәч бик нык аптыраган. Реаль тормыштагы кеше эфирдагы образга бөтенләй охшамаган булып чыга. Владимир үзен бизнесмен, Филиппиндагы завод хуҗасы дип таныштырган. Дима аңа атнага өч көн эфирда эшләргә тәкъдим ясый. Соловьев ризалаша, өстәвенә бушлай эшләргә дә ризалыгын белдерә. Имеш, ул бай кеше, акчага мохтаҗ түгел, радиода эшләү аңа ошаган. Ләкин шулай да ике арада контракт төзелә.

Немцов белән дус булган

Синдеева ул вакытта радио эфирының рейтингы нык күтәрелүен искә ала.

– Гордон шунда ук барин, либераль карашлы, уңышлы бизнесменны гәүдәләндерүче, тапшыруларын уен-көлке белән алып баручы Соловьевны батырырга тотынды. Ләкин берничә айдан Александр “Беренче канал”га “Процесс” тапшыруын алып барырга китте…

Телевидение тапшыруына бер-берсенә капма-каршы фикердә булган алып баручылар кирәк булганга күрә, Гордон Соловьевны үзе янына кодалады. Ләкин “Процесс” тапшыруы озак яши алмыйча ябылды. Ике алып баручы арасында чыккан аңлашылмаучылык сәбәбен Александр журналистларга сөйләми. Хәер, бер ул гына түгел, безнең геройның биографиясен яхшы белүчеләрнең башкалары да Соловьевның шәхесенә кагылырга теләмиләр. Моны алар “җирәнәбез” дип аңлаталар. Янәсе, тимәсәң, сасысы чыкмый.

– Кайчан икәнен төгәл генә өзеп әйтә алмыйм, Соловьев акрынлап сәясәт белән кызыксына башлады, – дип дәвам итә Синдеева. – 2000 елдан соң ул сәяси элита тирәсендә чуала башлады. Күпләр белән дуслашты, Борис Немцов, Аркадий Дворкович, Владислав Сурков белән аралашты. Кайсы вакытта кем белән дуслашуына карап аның сәяси позициясе гел үзгәреп торды.

Экс-җитәкченең раславынча, Соловьев үзенә кирәкле сәяси позицияләрне “Серебряный дождь” эфиры аша яктырта башлый.

– Безнең эфирны файдаланганнарын тиз белдек һәм күпчелегебез бу дөрес хәл түгел дип санадык. Соловьевның фикерләрендә кемнәр беләндер килешеп эшләвендә радиостанциянең катнашы юк. “Менә сезнең Соловьев заказга эшли” дигән кайтавазлар да ишетелә башлады. “Серебряный дождь” радиостанциясеннән китүемнең сәбәбе дә шуңа бәйләнгән, мин аны тыя алмадым.

Бизнесы

2007 елда Владимир Соловьев 141,5 млн сум устав капиталы булган “Модный континент” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең бер өлешенә ия була. Мех һәм күн әйберләре белән сәүдә итүче компаниянең хуҗасы шул вакыттагы Дәүләт думасы депутаты (Тула өлкәсенең булачак губернаторы) Владимир Груздев. Шулай ук Владимир Рудольфович “СВ консалтинг” ҖЧҖның 70 процент акцияләре хуҗасы. Тикшерүләр үзәге идарәсе журналистлары исәпләп чыгарганнар: 2014-2016 елларда телетапшырулар алып баручының фирмасы Сбербанктан 316,5 млн сум акча алган. Бу нигәдер дәүләт контракты документларында күрсәтелмәгән. СКИН мәгълүматлары буенча “СВ мьюзик” ҖЧҖ яртысы Соловьевныкы, калганы компаниянең гендиректоры, шулай ук “Империя музыки” коммерцияле булмаган автоном оешмасын гамәлгә куючы Табриз Шахиди исемендә. Бу фирма да Соловьев адресында теркәлгән. “Империя музыки” документлар буенча яшьләр мәдәниятен үстерә, танылган артистларның чыгышларын оештыра. Шул исәптән Владимир Рудольфовичныкын да. Мәсәлән, 25 майда Горький исемендәге МХАТта телетапшыручының кичәсе узачак. Керү билетлары 1000-15000 сум тора.

Березовскийдан – Сурковка

Соловьев радиодан тыш телевидениедә дә карьерасын тулыландыра башлый. Америка медиамагнаты Тед Тернер һәм “Логоваз” хуҗасы Борис Березовский җитәкчелегендә оешкан ТВ-6 каналында эшләп ала. Ә инде НТВга күчкәч чын-чынлап җәелеп китә. 2001 елда хөкүмәт “Газпром” аша каналны үз кулына ала башлаганда Соловьев сүз иреген яклаучылар көймәсендә утыра. “15 мең генә кешенең килүе азрак оят”, – ди Владимир Рудольфович телеканалны сакларга митингка чыгучыларның күп булмавы хакында. Шуннан соң 16 ел узгач, “Он вам не Димон” фильмына җавап эзләп урамга чыккан халыкны “ике процент бук” дип атавына ул вакытта, мөгаен, беркем дә ышанмас иде.

Тиздән Соловьев чынлап торып “яңара”. Моның ничек булганын НТВдагы экс-коллегасы Виктор Шендерович бик яхшы белә.

– 2002 елда безне (“иске” НТВдан килгән кешеләрдән торган ТВС телекомпаниясе) тулысынча кыскач, Березовский “Либеральная Россия” партиясен төзеде. БАБка ул вакытта сәяси качак статусы алыр өчен үзен Путинга каршы көрәшүче итеп күрсәтергә кирәк иде. Шунда Соловьев миңа “Либеральная Россия” партиясенең өчлегенә керер өчен Лондонга бергә барып Березовский белән сөйләшергә тәкъдим ясады. Шулай ук Юлия Латынина исемен дә телгә алды. Мин бу фигурадан (Березовскийдан) читтәрәк торуымны белдердем. Владимир Рудольфович Лондонга үзе генә очты. Кире кайткач Сурков белән очрашты. Мөгаен, соңгысы күбрәк биргәндер, шуннан соң ул карашларын капма-каршы якка үзгәртте.

«Оятсыз феноменаль»

Бәлки бер Соловьевны гына гаепләү бик үк дөрес тә түгелдер.

– Хисап чорында Путинның кичә тәнкыйтьләгән кешесенең иртәгәсен аңа дан, шөһрәт җырлаучылар ягына күчүчеләр ул гына түгел, – дип таный Шендерович. – Безнең тирәдә тавыш тембрларын үзгәртмичә генә бер яктан икенче якка күчеп йөрүчеләр. Аларның бары тик финанс чыганаклары гына үзгәрә. Кабәхәтлек – шулай ук сәләт. Соловьевның башка сәләте юк. Ул телгә оста, этика категорияләрен санга сукмаучы феноменаль оятсыз кеше.

Байлыгы күпме?

2017 елда Алексей Навальныйның ФБКсы телетапшырулар алып баручының күчемсез милеген 1 миллиард сумга бәяләгән. Бармакларыгызны бөгегез: Италиянең Комо күле буенда вилла; башкаланың элиталы районында гомуми мәйданы 450 кв метр тәшкил иткән өч фатир; Мәскәү өлкәсенә караган Переделкинода 60 сутый җирдә 1046 кв метрлы йорты бар.

Ольга САБУРОВА, Татарстан яшьләре

Бәйле