Татарстанга гарасат килә

-- Лэйсирэ

Татарстан синоптиклары шторм кисәтүе таратты. Республикага гарасат килә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 30 майда, республика буенча җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Кичкә таба һава торышы бозылачак. Җилнең тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр җитәргә, яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Бәйле