Татарстанда юеш кар көтелә

-- Лэйсирэ

Республикада һава торышы бозыла. Татарстанның кайбер районнарда салкынайтып, кырау төшүе һәм юеш кар явуы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

31 май – 1 июнь көнне Татарстан буенча температура нормадан 6-8 градуска түбәнрәк булачак. Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитә.

Һаваның температурасы төнлә +4..+9⁰, көндез +9..+14⁰.

1 июньдә яңгырлар, урыны белән юеш кар явачак.Температура төнлә 0..+4⁰, кайбер районнарда -1⁰, көндез +7..+12⁰ булачак.

Бәйле