Казанда Том Сойер Фест башлана. Фестивальдә катнашучылар һәр елдагыча иске йортларның тышкы йөзен яңарталар. Рамазан ае тәмамлангач, июнь уртасыннан башлап һәр теләгән кеше Иске татар бистәсендә – Тукай, Кәрим, Садыйкова урамнарында урнашкан өч йортны яңартуга кушыла алачак. Аларның берсе – тарихи Беркутов йорты.
Аны элеккеге халәтенә кайтарыр, кәрниз белән аттик өлешләрен тергезер өчен, волонтерлар эшеннән башка, 1 млн сум акча кирәк, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар. Булачак үзгәрешләр түбәндәгечә булыр дип көтелә:
“Ил төкерсә, күл була” дигән гыйбарәне күздә тотып, бу зур эшкә татар эшмәкәрләре дә кушылса, савап булыр иде.