Мамадышта давыл өермәсе авылларны җимерә, ә Казанда кар ява [фото, видео]

-- Лэйсирэ

Мамадыш районында гарасат унлап авылда йортлар һәм каралты-кураларны җимергән, агачларны аударып, түбәләрне каерып аткан.  Росгосстрах компаниясенең Мамадыш районы бүлегендә 18дән артык хуҗалыкка зыян килү факты теркәлгән.

Аерым алганда давыл Юкачи, Шәдче, Зюри, Алгай, Көмешкүл, Олыяз, Түбән Оча, Түбән Тәкәнеш, Югары Тәкәнеш, Рагозино авыллары халкына зур зыян салган.

Ә Казан халкын 1 июнь иртәсе кар явып «сөендерде». Интернетта әлеге күренешнең видеоязмалары да чыга башлады. Менә берничәсе:


Фото: mamadysh-rt

Видео: соцсети

Бәйле