Администраторы Раил Нуриев Хәния Фәрхинең гел төшкә керүен сөйли

-- Лэйсирэ

Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә шактый вакыт узса да, күңел моңа һаман ышанмый. Безнеке генә түгел, газета укучыларыбызныкы да. Алар әледән-әле Хәния Фәрхигә карата сорауларын, теләкләрен редакциябезгә шалтыратып җиткерәләр.

Хәния Фәрхи истәлегенә багышлап, 30 май көнне өч шәһәрдә берьюлы “Онытылар димә” исемле зур искә алу кичәсе узды. Шул мәшәкатьләр белән йөргән җырчының администраторы Раил Нуриев редакциябезгә үзе килеп керде. Һәм, әлбәттә, сезне борчыган сорауларга җавап табарга булышты.

– Раил, Хәния апа белән ничек таныштыгыз?

– Мин – Казан егете, 32 яшьтә­мен. Минем әтием Рафаэль белән Габделхәй абый бер авылдан – Биектау районы Зур Көектән. Алар бергә уйнап үскәннәр. Шулай җәйнең бер көнендә, бергә ял итеп утырганда, аларның миңа кадәрге администраторы бик хисләнеп, үзенең эшләгән эшләре турында сөйләде. Концертлар, һәр көн яңа шәһәр, яңа танышулар… Шәһәр администрациясендә, мәдәният бүлегендә эшләгән чагым иде. Кыскартуга эләктем. Шуннан соң Хәния апа белән Габделхәй абый янына эш белешергә килдем. 2009 елның август аенда алар мине үз командаларына алдылар.

– Сезгә нинди вазыйфалар йөк­ләнде?

– Нинди генә сорау килеп чыкмасын, концертмы ул, банкетта чыгыш ясаумы – барысы өчен мин җавап бирдем. Хәния апа бөтенесен турыдан-туры миңа җибәрә иде.

– Хәния апаның үзен начар хис иткән вакытлары булдымы? Гадәттә, кеше үзенең китәсен алдан сизә, диләр бит…

– Ул гел болай диде: “Нәрсә генә булмасын, син беренче чиратта – артист, шуны онытмаска кирәк! Күңелеңдә нинди генә авыр сораулар булмасын, халык каршына чыкканда син аларның барысын да онытырга тиеш. Артист бер вакытта гына сәхнәгә чыкмыйча кала ала – әгәр үлсә…” Хәния апага концерт алдыннан нинди генә авыр хәбәрләр җиткермәделәр: әтисенең вафатын, абыйсының вакытсыз китүен һ.б. Андый вакытларда ул ничек түзгәндер, белмим, ләкин концерт чигерелмәде. 27 июль көнне көндезге 12дә ул миңа шалтыратып, Тәтешледән кузгалырга җыенуын әйтте. “Мине алырга Фидаиль (“Бәйрәм” ансамбле музыканты) килде, юлга чыгабыз”, – диде. Аннары ул миңа: “Раил, син мине онытма, мин сине дә, гаиләңне дә яратам һәм хөрмәт итәм. Сез һәрвакыт безнең өйдә чакырылган кунак”, – диде. Бу – безнең Хәния апа белән соңгы сөйләшү иде.

– “Бәйрәм” төркемендәге егетләр хәзер кайларда? Төркемнең киләчәге бармы?

– Барлык серләрне дә әйтеп бете­­рәсе килми.

– Хәния апаның җырларын сораучылар бармы?

– Бик күп. Сорамыйча-нитмичә дә аның истәлегенә концертлар, конкурслар оештыралар. Кызганыч, без күбесен ишетми дә калабыз. Ләкин минем уйлавымча, әлеге кичәләрне, конкурсларны оештыру алдыннан Габделхәй абыйга һәм кызлары – Алсу белән Алиягә шалтыратып, рөхсәт сорарга кирәктер.

– Хәния апага кабер ташы куелачак, дидегез. Аны кем ясатты һәм ул кайчан куелачак?

– Кабер ташын Хәния апаның ерак туганы ясаткан, дип сөйләделәр. Дөрес түгел! Бу эш тулысынча Габделхәй абыйның иңнәренә төште. Көне-төне ул зиратта булды, нигез салдылар. Әлеге ташның авырлыгы – 5 тоннага якын. Алла боерса, 27 июль көнне, иртәнге 11дә җыелып, догалар укып, урнаштырырга уйлыйбыз. Теләүчеләр килеп карый ала.

– Искә алу концертында Хәния апа турында чыккан китап килгән һәрбер кешегә бушка таратылды. Китапны төзүче авторлар кем?

– Габделбәр Ризванов, Габделхәй абый үзе һәм мин. Китапта тагын роман өлеше бар, анысын Чаллыдан Айгөл Вәлиуллина язды.

– Китапны сатып алырга теләүчеләр күп. Бу мөмкинме?

– Китап өч мең тираж белән чыкты, ләкин ул сатуга куелмаячак. Күпләр “концерт бәясе кыйбат”, дип яза. Бу бәя оештыру мәсьәләсен исәпкә алып шулай куелды. Китап бәясе дә очсыз түгел: 800 сумга чыкты.

– Габделхәй абыйның хәле ничек? Аның белән аралашып торасызмы?

– Аның белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ул мине һәм тавыш операторы Фәритне чакырып алып: “Егетләр, Хәния Фәрхинең студиясе яшәсен!” – диде. Без бүген эшне дәвам итәбез, студия эшли. Төннәрен йокламыйча китап чыгардык, афишаларны, видео­роликларны эшләдек. Видеоларны карап утырганда Габделхәй абыйның күзләренә яшьләр килә. Хәния апа аның өчен иң якын кеше иде. 23 ел бергә яшәү аз гомер түгел…

– Хәния апа Габделхәй абыйның төшенә керәме?

– Керде. Беренче тапкыр аның төшенә “су агып төшә”, дип керде. Икенче көнне зиратка барсак, дөрестән дә бик каты яңгырдан соң каберенә су үтеп керә башлаган иде. Рәтләдек.

– Габделхәй абый шул зур йортында алга таба да ялгыз яшәрме?

– Кече кызы Алсу гаиләсе белән Уфадан Казанга күченеп кайта. Алар бергә яшәячәкләр.

– Хәния апаның сәхнә кием­нәрен нишләттегез?

– Аларны туган ягы Тәтеш­легә Хәния апаның бертуган сеңлесе Фирүзә апа алып кайтып китте. Барып чыкса, Тәтешледә музей ясарга уйлый. Фирүзә апа Казанга еш килә. Габделхәй абый алар белән аралашып тора.

– Вафатыннан соң Хәния апа турында ямьсез сүзләр сөй­ләүчеләр дә табылды. Мәрхүмә артыннан шулай гайбәт сүз тарату бер дә матур күренеш түгел. Сез бу турыда ни дияр идегез?

– Мин андый кешеләрне аңла­мыйм. Гайбәт сөйләүчеләрнең тор­мышлары авырдыр дип уйлыйм. Аларның сөйләшергә башка сүзләре юк, димәк. Кеше гайбәт сөйли башласа, Хәния апа аны туктата да, сикереп торып чыгып китә иде. “Әгәр әйтергә телисең икән, йөзенә килеп әйт”, – дия иде ул. Андый гайбәт сүзләр чыгар алдыннан Хәния апа кече кызы Алсуның төшенә керде. Ул авырый икән. Температура белән авырмаган, ә коскан. “Ни өчен төшкә шулай кергәнен хәзрәттән сорадым. Хәзрәт: “Гайбәт сүзләргә Хәния апа риза түгел. Ул аларны кабул итми”, – диде.

– Алияне Хәния апа урынында күрергә телиләр. Бу мөмкинме?

– Юк, җырчы булырга теләге юк аның. Алия бүген өч бала әнисе, аның гастрольләргә чыгып китәргә теләге юк.

– Хәния апа безнең арадан китмәгән дә кебек…

– Нинди генә хәл булмасын, Хәния апа төшкә кереп, уй-фикерләрен җиткерә. Аның истәлегенә концерт оештыру алдыннан гына минем төшемә дә керде: “Рәхмәт, мине онытмыйсыз!” – диде. Уянып киттем. Аның бу сүзләре миңа тагын да көч өстәде. Хәния апа һәрвакыт безнең белән! Без аны гел сизәбез, күрәбез.

Румия Сәйфуллина, Акчарлак

Бәйле