Татарстан халкына өйдән чыкмаска киңәш ителә

-- Лэйсирэ

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 30 май көнне булып узган давыл кабатланырга мөмкин.

5 июнь иртәсеннән төнгә  кадәр республика буенча яшенле яңгыр, боз явуы һәм өермәле секундына 20-25 метрга кадәр җил фаразлана.

Татарстан буенча МЧС идарәсе тарафыннан өйдән чыкмау һәм ерак араларга бармау киңәш ителә.

Фото: архив

Бәйле