Баланы җәйге лагерьга җибәрү өчен ташламалы юлламаны ничек алырга? [киңәшләр]

-- Лэйсирэ

Җәй җитүгә күп кенә укучы лагерьга ашыга. Тик күбебез лагерь яки шифаханәгә юлламаны бушка яки ташлама белән алып булганлыгын белми диярлек. Моның өчен бары тик берничә кагыйдәне генә белергә кирәк. Бүген «Ялкын» моны ничек эшләргә кирәклеге турында инструкция тәкъдим итә.

Башта баланың / яшүсмернең кайсы категориягә керүен билгеләргә:
а) Әти-әнисе дәүләт яки муниципаль оешмада эшләүче балалар – дәлил (эш урыныннан белешмә);

б) Әти-әнисе коммерцияле яки коммерцияле булмаган оешмаларда эшли торган балалар (дәүләт яки муниципаль оешмада эшләүчеләрдән кала) – дәлил (эш урыныннна белешмә);

в) Авыр тормыш ситуациясендә калган 7-15 яшьлекләр (әти-әни кертемен түләми). Алар:

– аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар – дәлил (балага айлык пособие алу реестрында теркәлгән булу, соңгы 3 ай өчен гаилә әгъзаларының кереме);

– тәртибендә үзгәрешләр булган балалар – дәлил (профилактик исәптә тору);

– экстремаль тормыш ситуациясендә калган яки тормышлары теге яки бу очрак аркасында тереклек эшчәнлеге бозылган балалар;

– качаклар яки күчеп килергә мәҗбүр булган гаиләләрдәге балалар, милләтара яки кораллы конфликтлар, экологик һәм техноген катастрофа, табигать бәла-казасы корбаннары – дәлил (вакытлыча яшәү урыны бирелү турында УФМСтан таныклык яки белешмә);

г) Иҗади яктан сәләтле яки социаль актив балалар – дәлил (диплом, грамоталар);

д) хроник авырулары булган балалар (4 яшьтән башлап, алар белән бергә бару яки үзләрен җибәрү);

е) аякка бастыру өчен дәвалану кирәк булган балалар (4 яшьтән башлап, алар белән бергә бару яки үзләрен җибәрү);

ж) хроник авырулары булып, авыр тормыш ситуациясенә эләккән балалар (4 яшьтән башлап, алар белән бергә бару яки үзләрен җибәрү);

Тиешле оешмага мөрәҗәгать итәргә
а, б, в категориясенә кергән балалары булган әти-әниләргә үзләре торган район яки шәһәрдәге яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итәргә. Аларның адреслары һәм телефон номерларын http://rcleto.ru/ сайтында табып була.

Казан шәһәрендә – «Ял» шәһәр үзәге, Октябрьнең 25-еллыгы, 13/6 йорты, (8843) 590-24-82;

г категориясенә кергән балаларга Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына караган оешмаларга мөрәҗәгать итәргә:
– «Лето» республика үзәгенә («Мечта», «Пламя», «Чайка», «Пионер» лагерьлары) – (8843) 293 03 85;

– «Черноморец» республика үзәгенә (Краснодар краендагы һәм Кырымдагы лагерьлар);

– «Сәләт» яшьләр үзәге («Звездный», «Дубок» лагерьларыннан кала) – (8843) 292 16 00;

– Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына 590 28 32, 590 28 82, 294 95 62; 294095 70, 5 100 149;

– республика профиль сменаларына оештыручыларга (аларның исемлеге http://rcleto.ru/ сайтында бар);

д, е, ж категориясенә керүче балаларга яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш, аннары профильле табиб яки педиатрдан дәвалану яки санатор-курорт оешмада тернәкләндерү өчен юллама (№070/У формасы буенча юллама алыр өчен белешмә) алырга;

Документлар әзерләргә:
а, б, в, г категориясенә керүчеләр:

– әтисе яки әнисе гариза яза;

– баланың шушы категориягә керүен дәлилли торган документы;

– гариза язган кешенең паспорты копиясе;

– баланың туу турындагы таныклыгы, 14 яшьтән паспорт – копияләре кирәк;

– баланың фактик яшәү урыны теркәлү урыныннан аерылган очракта – уку урыныннан белешмә;

д, е, ж категориясенә керүчеләр:
– юллама алу өчен гариза яза;

Юллама яки медиицина белешмәсен алу
а, б, в, г категориясенә керүчеләр:

юллама булган очракта:
1) килешү төзү;

2) әти-әни кертемен түләргә кирәк булса, аны түләү;

3) юллама алырга (бары тик әти-әни яки законлы вәкиле);

4) №079 формасы буенча белешмә алыр өчен сырхауханәгә участок педиатрына мөрәҗәгать итәргә;

5) тиешле анализлар тапшырырга (гельминтлар булмау турында – китәргә 5 көн кала; 15 яшьтән флюорография, 14 яшьтән РВ-сифилиска кан тапшыру).

лагерьга урнашканда

1) юллама;

2) баланың туу турындагы таныклыгы, 14 яшьтән паспорт – копияләре кирәк;

3) медицина полисы копиясе;

4) №079 формасы буенча белешмә анализлар белән бергә;

5) прививка сертификаты копиясе;

6) тән авырулары, педикулез булмау турында белешмә;

7) өйдә һәм мәктәптә йогышлы авыру булмау турында белешмә (китәргә 3 көн кала алырга);

д, е, ж категориясенә керүчеләр:
– җавап хаты көтә;

– тәкъдим ителгән вариант белән ризалашкан очракта, санатор-курорт картаны тутырырга.

Ялга / дәвалау үзәгенә бару

Күпбалалы гаиләдә тәрбияләнгән яки әти-әнисез калып, тәрбиягә алынган гаиләдә үстерелгән балага, лагерьга барыр өчен, муниципаль берәмлекләрдәге опека органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балалары бер генә категориягә дә кермәгән әти-әниләр шулай ук юллама ала ала, тик тулы бәясен түләп.

16 яше тулган балалар лагерьга барган очракта, бюджеттан алынган дотация өчен, аннары салым түләргә тиеш була.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА, Ялкын

Бәйле